Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
58:1
قَدْ سَمِعَ ٱللَّهُ قَوْلَ ٱلَّتِى تُجَـٰدِلُكَ فِى زَوْجِهَا وَتَشْتَكِىٓ إِلَى ٱللَّهِ وَٱللَّهُ يَسْمَعُ تَحَاوُرَكُمَآ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌۢ بَصِيرٌ
58:1
Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)