Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

16 An-Naĥl ٱلنَّحْل

< Previous   128 Āyah   The Bee      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

16:124 إِنَّمَا جُعِلَ ٱلسَّبْتُ عَلَى ٱلَّذِينَ ٱخْتَلَفُوا۟ فِيهِ ۚ وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ فِيمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
16:124 Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)