Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

2 Al-Baqarah ٱلْبَقَرَة

< Previous   286 Āyah   The Cow      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

2:102 وَٱتَّبَعُوا۟ مَا تَتْلُوا۟ ٱلشَّيَـٰطِينُ عَلَىٰ مُلْكِ سُلَيْمَـٰنَ ۖ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَـٰنُ وَلَـٰكِنَّ ٱلشَّيَـٰطِينَ كَفَرُوا۟ يُعَلِّمُونَ ٱلنَّاسَ ٱلسِّحْرَ وَمَآ أُنزِلَ عَلَى ٱلْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَـٰرُوتَ وَمَـٰرُوتَ ۚ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّىٰ يَقُولَآ إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ ۖ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِۦ بَيْنَ ٱلْمَرْءِ وَزَوْجِهِۦ ۚ وَمَا هُم بِضَآرِّينَ بِهِۦ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۚ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ ۚ وَلَقَدْ عَلِمُوا۟ لَمَنِ ٱشْتَرَىٰهُ مَا لَهُۥ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ مِنْ خَلَـٰقٍ ۚ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا۟ بِهِۦٓ أَنفُسَهُمْ ۚ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ
2:102 Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз", – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше", – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз" – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)