Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

2 Al-Baqarah ٱلْبَقَرَة

< Previous   286 Āyah   The Cow      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

2:221 وَلَا تَنكِحُوا۟ ٱلْمُشْرِكَـٰتِ حَتَّىٰ يُؤْمِنَّ ۚ وَلَأَمَةٌ مُّؤْمِنَةٌ خَيْرٌ مِّن مُّشْرِكَةٍ وَلَوْ أَعْجَبَتْكُمْ ۗ وَلَا تُنكِحُوا۟ ٱلْمُشْرِكِينَ حَتَّىٰ يُؤْمِنُوا۟ ۚ وَلَعَبْدٌ مُّؤْمِنٌ خَيْرٌ مِّن مُّشْرِكٍ وَلَوْ أَعْجَبَكُمْ ۗ أُو۟لَـٰٓئِكَ يَدْعُونَ إِلَى ٱلنَّارِ ۖ وَٱللَّهُ يَدْعُوٓا۟ إِلَى ٱلْجَنَّةِ وَٱلْمَغْفِرَةِ بِإِذْنِهِۦ ۖ وَيُبَيِّنُ ءَايَـٰتِهِۦ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ
2:221 Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ислам динен тотучы булганга чаклы. Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган мөшрикә хатыннан, ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гәҗәбләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны никахландырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп мөселман булганнарына чаклы. Кол булган мөселман ир, әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы яки яхшылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз! Аллаһ үзенең теләге белән сезне җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгәзьләнсеннәр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)