Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
2:259
أَوْ كَٱلَّذِى مَرَّ عَلَىٰ قَرْيَةٍ وَهِىَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّىٰ يُحْىِۦ هَـٰذِهِ ٱللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا ۖ فَأَمَاتَهُ ٱللَّهُ مِا۟ئَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُۥ ۖ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِا۟ئَةَ عَامٍ فَٱنظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَٱنظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ ءَايَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَٱنظُرْ إِلَى ٱلْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ فَلَمَّا تَبَيَّنَ لَهُۥ قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
2:259
Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)