Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
2:65
وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ ٱلَّذِينَ ٱعْتَدَوْا۟ مِنكُمْ فِى ٱلسَّبْتِ فَقُلْنَا لَهُمْ كُونُوا۟ قِرَدَةً خَـٰسِـِٔينَ
2:65
Шимбә көне хакында Аллаһ хөкемен бозучыларыгызны, әлбәттә, белдегез. Чиктән үтүчеләрне һәлак итмәк өчен Аллаһ аларга әйтте: "Хур булганыгыз хәлдә – маймыл булыгыз", – дип. Шунда ук маймыл булдылар. (Ягькуб балалары Муса гәләйһис-сәләмгә каршы килеп, җомга урына шимбә көнне сайладылар. Шуннан соң Аллаһ аларга шимбә көнне дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Аларны сынар өчен Аллаһ әмере белән шимбә көн яр буена балыклар күп килер булдылар. Яһүдләр балыкларны күреп кызыктылар һәм балыкларны тоту өчен Аллаһуга каршы хәйлә кордылар: шимбә көн яр буена килгән балыкларны елымнар белән әйләндереп алдылар, аннары якшәмбе көнне балыкларны судан чыгардылар. Аллаһ аларга ачуланды һәм маймыл булыгыз диде, маймыл булып, һәлак булдылар). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)