Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
2:73
فَقُلْنَا ٱضْرِبُوهُ بِبَعْضِهَا ۚ كَذَٰلِكَ يُحْىِ ٱللَّهُ ٱلْمَوْتَىٰ وَيُرِيكُمْ ءَايَـٰتِهِۦ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
2:73
Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – "Самиґнә вә әтәґнә" – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык", – дип әйтәләр ди). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)