Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
24:33
وَلْيَسْتَعْفِفِ ٱلَّذِينَ لَا يَجِدُونَ نِكَاحًا حَتَّىٰ يُغْنِيَهُمُ ٱللَّهُ مِن فَضْلِهِۦ ۗ وَٱلَّذِينَ يَبْتَغُونَ ٱلْكِتَـٰبَ مِمَّا مَلَكَتْ أَيْمَـٰنُكُمْ فَكَاتِبُوهُمْ إِنْ عَلِمْتُمْ فِيهِمْ خَيْرًا ۖ وَءَاتُوهُم مِّن مَّالِ ٱللَّهِ ٱلَّذِىٓ ءَاتَىٰكُمْ ۚ وَلَا تُكْرِهُوا۟ فَتَيَـٰتِكُمْ عَلَى ٱلْبِغَآءِ إِنْ أَرَدْنَ تَحَصُّنًا لِّتَبْتَغُوا۟ عَرَضَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۚ وَمَن يُكْرِههُّنَّ فَإِنَّ ٱللَّهَ مِنۢ بَعْدِ إِكْرَٰهِهِنَّ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
24:33
Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез", – дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)