Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

4 An-Nisā' ٱلنِّسَاء

< Previous   176 Āyah   The Women      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

4:12 ۞ وَلَكُمْ نِصْفُ مَا تَرَكَ أَزْوَٰجُكُمْ إِن لَّمْ يَكُن لَّهُنَّ وَلَدٌ ۚ فَإِن كَانَ لَهُنَّ وَلَدٌ فَلَكُمُ ٱلرُّبُعُ مِمَّا تَرَكْنَ ۚ مِنۢ بَعْدِ وَصِيَّةٍ يُوصِينَ بِهَآ أَوْ دَيْنٍ ۚ وَلَهُنَّ ٱلرُّبُعُ مِمَّا تَرَكْتُمْ إِن لَّمْ يَكُن لَّكُمْ وَلَدٌ ۚ فَإِن كَانَ لَكُمْ وَلَدٌ فَلَهُنَّ ٱلثُّمُنُ مِمَّا تَرَكْتُم ۚ مِّنۢ بَعْدِ وَصِيَّةٍ تُوصُونَ بِهَآ أَوْ دَيْنٍ ۗ وَإِن كَانَ رَجُلٌ يُورَثُ كَلَـٰلَةً أَوِ ٱمْرَأَةٌ وَلَهُۥٓ أَخٌ أَوْ أُخْتٌ فَلِكُلِّ وَٰحِدٍ مِّنْهُمَا ٱلسُّدُسُ ۚ فَإِن كَانُوٓا۟ أَكْثَرَ مِن ذَٰلِكَ فَهُمْ شُرَكَآءُ فِى ٱلثُّلُثِ ۚ مِنۢ بَعْدِ وَصِيَّةٍ يُوصَىٰ بِهَآ أَوْ دَيْنٍ غَيْرَ مُضَآرٍّ ۚ وَصِيَّةً مِّنَ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَلِيمٌ
4:12 Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)