Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

5 Al-Mā'idah ٱلْمَائِدَة

< Previous   120 Āyah   The Table Spread      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

5:5 ٱلْيَوْمَ أُحِلَّ لَكُمُ ٱلطَّيِّبَـٰتُ ۖ وَطَعَامُ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ حِلٌّ لَّكُمْ وَطَعَامُكُمْ حِلٌّ لَّهُمْ ۖ وَٱلْمُحْصَنَـٰتُ مِنَ ٱلْمُؤْمِنَـٰتِ وَٱلْمُحْصَنَـٰتُ مِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ مِن قَبْلِكُمْ إِذَآ ءَاتَيْتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ مُحْصِنِينَ غَيْرَ مُسَـٰفِحِينَ وَلَا مُتَّخِذِىٓ أَخْدَانٍ ۗ وَمَن يَكْفُرْ بِٱلْإِيمَـٰنِ فَقَدْ حَبِطَ عَمَلُهُۥ وَهُوَ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ مِنَ ٱلْخَـٰسِرِينَ
5:5 Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)