Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
58:22
لَّا تَجِدُ قَوْمًا يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ يُوَآدُّونَ مَنْ حَآدَّ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَلَوْ كَانُوٓا۟ ءَابَآءَهُمْ أَوْ أَبْنَآءَهُمْ أَوْ إِخْوَٰنَهُمْ أَوْ عَشِيرَتَهُمْ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ كَتَبَ فِى قُلُوبِهِمُ ٱلْإِيمَـٰنَ وَأَيَّدَهُم بِرُوحٍ مِّنْهُ ۖ وَيُدْخِلُهُمْ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۚ رَضِىَ ٱللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا۟ عَنْهُ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ حِزْبُ ٱللَّهِ ۚ أَلَآ إِنَّ حِزْبَ ٱللَّهِ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
58:22
Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)