Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
61:1
سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
61:1
Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә Аллаһу тәгаләне: "Һәр кимчелектән пакь дип, мактап тәсбих әйтә. Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:2
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لِمَ تَقُولُونَ مَا لَا تَفْعَلُونَ
61:2
Ий мөэминнәр эшләмәгән вә эшләмәячәк эшләрне ник эшләгән булып сөйлисез? (Мөселманнар арасында: "Әгәр Аллаһ хозурында нинди гамәл яхшы икәнен белсәк, шуны кылыр идек вә шул юлда җаннарыбызны һәм малларыбызны җәлләмәс идек", – диючеләр бар. Ләкин үзләре сораган яхшы эшләр күренеп калса, ул эштән качалар.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:3
كَبُرَ مَقْتًا عِندَ ٱللَّهِ أَن تَقُولُوا۟ مَا لَا تَفْعَلُونَ
61:3
Эшләмәгән эшләрегезне эшләгән булып сөйләүләрегез, Аллаһ хозурында зур гөнаһ, бик яман эштер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:4
إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلَّذِينَ يُقَـٰتِلُونَ فِى سَبِيلِهِۦ صَفًّا كَأَنَّهُم بُنْيَـٰنٌ مَّرْصُوصٌ
61:4
Бит Аллаһ коры сөйләнүчеләрне түгел, бәлки кургашыннан коеп куйган койма кеби бер сафта таза торып, Аллаһ юлында ислам өчен сугышкан, көрәшкән һәм тырышкан кешеләрне сөядер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:5
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِۦ يَـٰقَوْمِ لِمَ تُؤْذُونَنِى وَقَد تَّعْلَمُونَ أَنِّى رَسُولُ ٱللَّهِ إِلَيْكُمْ ۖ فَلَمَّا زَاغُوٓا۟ أَزَاغَ ٱللَّهُ قُلُوبَهُمْ ۚ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلْفَـٰسِقِينَ
61:5
Муса пәйгамбәр кавеменә әйтте: "Ий кавемем, мине ни өчен рәнҗетәсез, бит тәхкыйк минем сезгә Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр икәнлегемне беләсез. Алар пәйгамбәр күрсәткән туры юлдан авышкач, Аллаһ аларның күңелләрен хактан авыштырды, батыл вә бозык эшләргә чумдылар. Аллаһ фәсыйкларны туры юлга күндермидер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:6
وَإِذْ قَالَ عِيسَى ٱبْنُ مَرْيَمَ يَـٰبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ إِنِّى رَسُولُ ٱللَّهِ إِلَيْكُم مُّصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَىَّ مِنَ ٱلتَّوْرَىٰةِ وَمُبَشِّرًۢا بِرَسُولٍ يَأْتِى مِنۢ بَعْدِى ٱسْمُهُۥٓ أَحْمَدُ ۖ فَلَمَّا جَآءَهُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ قَالُوا۟ هَـٰذَا سِحْرٌ مُّبِينٌ
61:6
Дәхи Мәрьям угълы – Гыйса пәйгамбәр әйтте: "Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк мин Аллаһудан сезгә җибәрелгән пәйгамбәрмен, миннән элек иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем һәм миннән соң килә торган пәйгамбәр белән сөенеч биргәнем хәлдә – аның исеме Әхмәд (Мухәммәд). Гыйса пәйгамбәр аларга аятьләр вә могъҗизалар белән килде исә, бу ачык сихер диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:7
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ وَهُوَ يُدْعَىٰٓ إِلَى ٱلْإِسْلَـٰمِ ۚ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّـٰلِمِينَ
61:7
Пәйгамбәр тарафыннан Ислам диненә чакырылып та Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кеше хәтле залим кеше булырмы? Әлбәттә, бу кешедән дә залимрак кеше булмас. Аллаһ залимнәрне туры юлга һич тә күндермәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:8
يُرِيدُونَ لِيُطْفِـُٔوا۟ نُورَ ٱللَّهِ بِأَفْوَٰهِهِمْ وَٱللَّهُ مُتِمُّ نُورِهِۦ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْكَـٰفِرُونَ
61:8
Кәферләр Коръәнне вә пәйгамбәрне төрлечә яманлап Аллаһ кабызып куйган һидәят яктылыгын авызлары белән сүндермәкче булалар, Аллаһ Үзенең һидәят яктылыгын һәм Ислам динен өйрәтүче Коръәнне кыямәткә хәтле яшәтер, гәрчә кәферләр Аллаһуның бу эшен сөймәсәләр дә, хәтта ачуларыннан корсаклары шартлый торган булса да. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:9
هُوَ ٱلَّذِىٓ أَرْسَلَ رَسُولَهُۥ بِٱلْهُدَىٰ وَدِينِ ٱلْحَقِّ لِيُظْهِرَهُۥ عَلَى ٱلدِّينِ كُلِّهِۦ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْمُشْرِكُونَ
61:9
Аллаһ Үзенең расүле Мухәммәд г-мне һидәятне өйрәтүче вә күрсәтүче Коръән белән һәм дә хак булган Ислам дине белән җибәрде, ул китергән Ислам дине хаклыгы белән барча диннәрдән өстен булсын өчен, мөшрикләр ислам диненең өстен булганын сөймәсәләр дә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:10
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ تِجَـٰرَةٍ تُنجِيكُم مِّنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ
61:10
Ий мөэминнәр, мин сезне үзегезне рәнҗеткүче ґәзабтан сатып алу сәүдәсенә чакырыйммы, аның юлын күрсәтимме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:11
تُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَتُجَـٰهِدُونَ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ بِأَمْوَٰلِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ ۚ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ
61:11
Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерерсез һәм Аллаһ юлында ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугыш кылырсыз, малыгыз вә тәнегез, җаныгыз белән. Менә бу эш сезнең өчен бик файдалыдыр, әгәр белсәгез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:12
يَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَيُدْخِلْكُمْ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ وَمَسَـٰكِنَ طَيِّبَةً فِى جَنَّـٰتِ عَدْنٍ ۚ ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
61:12
Сезнең гөнаһларыгызны ярлыкар һәм асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, дәхи Ґәден җәннәтләренең яхшы урыннарына кертер. Бу җәннәтләргә керү бик зур уңыштыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:13
وَأُخْرَىٰ تُحِبُّونَهَا ۖ نَصْرٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَفَتْحٌ قَرِيبٌ ۗ وَبَشِّرِ ٱلْمُؤْمِنِينَ
61:13
Ул җәннәтләрдән башка дөньяда сезгә Аллаһудан сез сөя торган ярдәм булыр һәм сезнең җиңүегез белән шәһәрләр Ислам диненә керер. Хак мөэминнәрне бу нигъмәтләр белән шатландыр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
61:14
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ كُونُوٓا۟ أَنصَارَ ٱللَّهِ كَمَا قَالَ عِيسَى ٱبْنُ مَرْيَمَ لِلْحَوَارِيِّـۧنَ مَنْ أَنصَارِىٓ إِلَى ٱللَّهِ ۖ قَالَ ٱلْحَوَارِيُّونَ نَحْنُ أَنصَارُ ٱللَّهِ ۖ فَـَٔامَنَت طَّآئِفَةٌ مِّنۢ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ وَكَفَرَت طَّآئِفَةٌ ۖ فَأَيَّدْنَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ عَلَىٰ عَدُوِّهِمْ فَأَصْبَحُوا۟ ظَـٰهِرِينَ
61:14
Ий мөэминнәр, Аллаһ дине Исламга ярдәм бирүчеләр булыгыз, Мәрьям угълы Гыйса үзенә ияргән хәварийунга әйткән кеби: "Аллаһ дине исламны таратырга куәтләргә миңа кем ярдәм бирә? Ихласлы хәварийуннәр Аллаһ диненә без ярдәм бирүчеләрбез", – диделәр. Исраил балаларыннан бер таифә иман китереп мөселман булдылар, вә бер таифә иман китермәделәр, кәфер булып калдылар. Иман китергән таифәгә куәт вә ярдәм бирдек, дошманнарын җиңеп өстен булырга, һәм алар өскә чыгып Ислам динен тарату белән дөньяга фаш булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)