Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

66 At-Taĥrīm ٱلتَّحْرِيم

< Previous   12 Āyah   The Prohibtiion      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

66:8 يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ تُوبُوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ تَوْبَةً نَّصُوحًا عَسَىٰ رَبُّكُمْ أَن يُكَفِّرَ عَنكُمْ سَيِّـَٔاتِكُمْ وَيُدْخِلَكُمْ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ يَوْمَ لَا يُخْزِى ٱللَّهُ ٱلنَّبِىَّ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ ۖ نُورُهُمْ يَسْعَىٰ بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَـٰنِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَآ أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَٱغْفِرْ لَنَآ ۖ إِنَّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
66:8 Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)