Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

2 Al-Baqarah ٱلْبَقَرَة

< Previous   286 Āyah   The Cow      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

2:246 أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلْمَلَإِ مِنۢ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مِنۢ بَعْدِ مُوسَىٰٓ إِذْ قَالُوا۟ لِنَبِىٍّ لَّهُمُ ٱبْعَثْ لَنَا مَلِكًا نُّقَـٰتِلْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ ۖ قَالَ هَلْ عَسَيْتُمْ إِن كُتِبَ عَلَيْكُمُ ٱلْقِتَالُ أَلَّا تُقَـٰتِلُوا۟ ۖ قَالُوا۟ وَمَا لَنَآ أَلَّا نُقَـٰتِلَ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَقَدْ أُخْرِجْنَا مِن دِيَـٰرِنَا وَأَبْنَآئِنَا ۖ فَلَمَّا كُتِبَ عَلَيْهِمُ ٱلْقِتَالُ تَوَلَّوْا۟ إِلَّا قَلِيلًا مِّنْهُمْ ۗ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِٱلظَّـٰلِمِينَ
2:246 Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)