Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

4 An-Nisā' ٱلنِّسَاء

< Previous   176 Āyah   The Women      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

4:25 وَمَن لَّمْ يَسْتَطِعْ مِنكُمْ طَوْلًا أَن يَنكِحَ ٱلْمُحْصَنَـٰتِ ٱلْمُؤْمِنَـٰتِ فَمِن مَّا مَلَكَتْ أَيْمَـٰنُكُم مِّن فَتَيَـٰتِكُمُ ٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ۚ وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَـٰنِكُم ۚ بَعْضُكُم مِّنۢ بَعْضٍ ۚ فَٱنكِحُوهُنَّ بِإِذْنِ أَهْلِهِنَّ وَءَاتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ بِٱلْمَعْرُوفِ مُحْصَنَـٰتٍ غَيْرَ مُسَـٰفِحَـٰتٍ وَلَا مُتَّخِذَٰتِ أَخْدَانٍ ۚ فَإِذَآ أُحْصِنَّ فَإِنْ أَتَيْنَ بِفَـٰحِشَةٍ فَعَلَيْهِنَّ نِصْفُ مَا عَلَى ٱلْمُحْصَنَـٰتِ مِنَ ٱلْعَذَابِ ۚ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَشِىَ ٱلْعَنَتَ مِنكُمْ ۚ وَأَن تَصْبِرُوا۟ خَيْرٌ لَّكُمْ ۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
4:25 Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)