Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
43:1
حمٓ
43:1
Ха мим. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:2
وَٱلْكِتَـٰبِ ٱلْمُبِينِ
43:2
Барча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:3
إِنَّا جَعَلْنَـٰهُ قُرْءَٰنًا عَرَبِيًّا لَّعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
43:3
Без бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:4
وَإِنَّهُۥ فِىٓ أُمِّ ٱلْكِتَـٰبِ لَدَيْنَا لَعَلِىٌّ حَكِيمٌ
43:4
Тәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:5
أَفَنَضْرِبُ عَنكُمُ ٱلذِّكْرَ صَفْحًا أَن كُنتُمْ قَوْمًا مُّسْرِفِينَ
43:5
Ий мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:6
وَكَمْ أَرْسَلْنَا مِن نَّبِىٍّ فِى ٱلْأَوَّلِينَ
43:6
Әүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:7
وَمَا يَأْتِيهِم مِّن نَّبِىٍّ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
43:7
Аларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:8
فَأَهْلَكْنَآ أَشَدَّ مِنْهُم بَطْشًا وَمَضَىٰ مَثَلُ ٱلْأَوَّلِينَ
43:8
Алардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары Коръәндә күп җирдә сөйләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:9
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ خَلَقَهُنَّ ٱلْعَزِيزُ ٱلْعَلِيمُ
43:9
Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:10
ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ مَهْدًا وَجَعَلَ لَكُمْ فِيهَا سُبُلًا لَّعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
43:10
Ий кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:11
وَٱلَّذِى نَزَّلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءًۢ بِقَدَرٍ فَأَنشَرْنَا بِهِۦ بَلْدَةً مَّيْتًا ۚ كَذَٰلِكَ تُخْرَجُونَ
43:11
Вә Ул – Аллаһ күктән чамалап яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үлгән җирне тергезеп һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кеби сез дә каберләрегездән чыгарсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:12
وَٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَزْوَٰجَ كُلَّهَا وَجَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلْفُلْكِ وَٱلْأَنْعَـٰمِ مَا تَرْكَبُونَ
43:12
Вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәне парлы итеп халык кылды, вә сезгә утырып йөрү өчен көймәләр вә дүрт аяклы хайваннар халык кылды (яратты, бар итте). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:13
لِتَسْتَوُۥا۟ عَلَىٰ ظُهُورِهِۦ ثُمَّ تَذْكُرُوا۟ نِعْمَةَ رَبِّكُمْ إِذَا ٱسْتَوَيْتُمْ عَلَيْهِ وَتَقُولُوا۟ سُبْحَـٰنَ ٱلَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَـٰذَا وَمَا كُنَّا لَهُۥ مُقْرِنِينَ
43:13
Ул көймәләргә вә хайваннарга сәүдә әйберләрегезне салып үзегез дә менеп утырмаклыгыгыз өчен сезгә тапшырылдылар, соңра менеп утырып тынычлангач, Раббыгызның нигъмәтен зекер итәсез вә әйтәсез: "Бу нәрсәләрдән безне файдаланучы Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер, бу нәрсәләрне булдырырга үзебез, әлбәттә, кадир булмас идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:14
وَإِنَّآ إِلَىٰ رَبِّنَا لَمُنقَلِبُونَ
43:14
Соңра без каберләребездән кубарылып, әлбәттә, Раббыбызга кайтачакбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:15
وَجَعَلُوا۟ لَهُۥ مِنْ عِبَادِهِۦ جُزْءًا ۚ إِنَّ ٱلْإِنسَـٰنَ لَكَفُورٌ مُّبِينٌ
43:15
Мөшрикләр: җир вә күкләрне Аллаһ халык кылды дигәннәреннән соң, мәхлукларның бәгъзесен Аллаһуга шәрик итәрләр, андый кешеләр Аллаһуның күренеп торган нигъмәтләрен инкяр итеп имансыз калучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:16
أَمِ ٱتَّخَذَ مِمَّا يَخْلُقُ بَنَاتٍ وَأَصْفَىٰكُم بِٱلْبَنِينَ
43:16
Ий мөшрикләр, Аллаһ үзе яраткан мәхлуктан кызларны үзенә бала итте диерсезме? Ә сезгә ир балаларны гына бирдеме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:17
وَإِذَا بُشِّرَ أَحَدُهُم بِمَا ضَرَبَ لِلرَّحْمَـٰنِ مَثَلًا ظَلَّ وَجْهُهُۥ مُسْوَدًّا وَهُوَ كَظِيمٌ
43:17
Әгәр аларның берсенә Аллаһуга мисал кылган кыз бала белән хатының кыз бала тудырган дип сөенеч бирелсә, һич яратмыйча, эченә ачу тулып йөзе кара булып әверелер. Ягъни кыз баланы шул кадәр яратмыйлар иде, шулай да Аллаһуның кыз баласы бар, диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:18
أَوَمَن يُنَشَّؤُا۟ فِى ٱلْحِلْيَةِ وَهُوَ فِى ٱلْخِصَامِ غَيْرُ مُبِينٍ
43:18
Аллаһуга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһуга зиннәт кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңнарга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:19
وَجَعَلُوا۟ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ ٱلَّذِينَ هُمْ عِبَـٰدُ ٱلرَّحْمَـٰنِ إِنَـٰثًا ۚ أَشَهِدُوا۟ خَلْقَهُمْ ۚ سَتُكْتَبُ شَهَـٰدَتُهُمْ وَيُسْـَٔلُونَ
43:19
Аллаһуның хөрмәтле коллары булган фәрештәләрне кызлар ясадылар, әйә алар Аллаһ фәрештәләрне халык кылганда карап тордылармы? Әлбәттә, аларның фәрештәләр Аллаһуның кызлары дип әйткән сүзләре ґәмәл дәфтәрләренә язылыр һәм ахирәттә соралмыш булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:20
وَقَالُوا۟ لَوْ شَآءَ ٱلرَّحْمَـٰنُ مَا عَبَدْنَـٰهُم ۗ مَّا لَهُم بِذَٰلِكَ مِنْ عِلْمٍ ۖ إِنْ هُمْ إِلَّا يَخْرُصُونَ
43:20
Кәферләр әйтерләр: "Әгәр Аллаһ фәрештәләргә гыйбадәт кылуыбызны теләмәсә иде, без әлбәттә, аларга гыйбадәт кылмас идек". Аллаһ әйтер: "Аларның ул сүзләрне әйтүдә белемнәре юктыр, алар хакны сөйләүче түгелләр, мәгәр ялган сөйлиләр." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:21
أَمْ ءَاتَيْنَـٰهُمْ كِتَـٰبًا مِّن قَبْلِهِۦ فَهُم بِهِۦ مُسْتَمْسِكُونَ
43:21
Яки без аларга Коръәннән элек Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга дөрес дип китап иңдердекме, иңдергән булсак, әлбәттә, алар ул китапка тотынырлар иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:22
بَلْ قَالُوٓا۟ إِنَّا وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا عَلَىٰٓ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰٓ ءَاثَـٰرِهِم مُّهْتَدُونَ
43:22
Алар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: "Без аталарыбызны бер диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт кылабыз", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:23
وَكَذَٰلِكَ مَآ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ فِى قَرْيَةٍ مِّن نَّذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَآ إِنَّا وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا عَلَىٰٓ أُمَّةٍ وَإِنَّا عَلَىٰٓ ءَاثَـٰرِهِم مُّقْتَدُونَ
43:23
Синнән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның нигъмәткә чумган олугълары әйтте: "Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:24
۞ قَـٰلَ أَوَلَوْ جِئْتُكُم بِأَهْدَىٰ مِمَّا وَجَدتُّمْ عَلَيْهِ ءَابَآءَكُمْ ۖ قَالُوٓا۟ إِنَّا بِمَآ أُرْسِلْتُم بِهِۦ كَـٰفِرُونَ
43:24
Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: "Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:25
فَٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ ۖ فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلْمُكَذِّبِينَ
43:25
Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:26
وَإِذْ قَالَ إِبْرَٰهِيمُ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦٓ إِنَّنِى بَرَآءٌ مِّمَّا تَعْبُدُونَ
43:26
Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: "Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:27
إِلَّا ٱلَّذِى فَطَرَنِى فَإِنَّهُۥ سَيَهْدِينِ
43:27
Мәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә дә күндерер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:28
وَجَعَلَهَا كَلِمَةًۢ بَاقِيَةً فِى عَقِبِهِۦ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
43:28
Кылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:29
بَلْ مَتَّعْتُ هَـٰٓؤُلَآءِ وَءَابَآءَهُمْ حَتَّىٰ جَآءَهُمُ ٱلْحَقُّ وَرَسُولٌ مُّبِينٌ
43:29
Ошбу Мәккә мөшрикләренә гомер вә нигъмәтләр биреп исламны өйрәтүче пәйгамбәр килгәнче һәм Коръән иңә башлаганчы яшәттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:30
وَلَمَّا جَآءَهُمُ ٱلْحَقُّ قَالُوا۟ هَـٰذَا سِحْرٌ وَإِنَّا بِهِۦ كَـٰفِرُونَ
43:30
Кайчан аларга Коръән килде исә, бу – сихер, без аңа ышанмыйбыз, диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:31
وَقَالُوا۟ لَوْلَا نُزِّلَ هَـٰذَا ٱلْقُرْءَانُ عَلَىٰ رَجُلٍ مِّنَ ٱلْقَرْيَتَيْنِ عَظِيمٍ
43:31
Алар янә әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр бу Коръән Мәккә яки Таиф шәһәрендәге бер олугъ дәрәҗәле бай иргә иңдерелгән булса", – дип. Күрәсез алар бай кешене, гакыллы туры кешедән артык күргәннәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:32
أَهُمْ يَقْسِمُونَ رَحْمَتَ رَبِّكَ ۚ نَحْنُ قَسَمْنَا بَيْنَهُم مَّعِيشَتَهُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۚ وَرَفَعْنَا بَعْضَهُمْ فَوْقَ بَعْضٍ دَرَجَـٰتٍ لِّيَتَّخِذَ بَعْضُهُم بَعْضًا سُخْرِيًّا ۗ وَرَحْمَتُ رَبِّكَ خَيْرٌ مِّمَّا يَجْمَعُونَ
43:32
Әйә ул мөшрикләр, Раббыңның рәхмәтеннән булган пәйгамбәрлеккә кешене алар билгелиләрме? Без әле аларның дөнья мәгыйшәтләрендә Үзебез бүлдек, кайберләрен бай, кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгъзеләрен дөнья тормышында дәрәҗәдә бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен. Раббыңның рәхмәте, алар җыйган малдан хәерлерәктер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:33
وَلَوْلَآ أَن يَكُونَ ٱلنَّاسُ أُمَّةً وَٰحِدَةً لَّجَعَلْنَا لِمَن يَكْفُرُ بِٱلرَّحْمَـٰنِ لِبُيُوتِهِمْ سُقُفًا مِّن فِضَّةٍ وَمَعَارِجَ عَلَيْهَا يَظْهَرُونَ
43:33
Әгәр кешеләрнең бай кәферләрне күргән вакытларында барчасы байлык өчен көферлеккә кызыгулары булмаса иде, Коръәнне инкяр итүче кәферләрнең өйләренә көмештән түбәләр вә аның өстенә менәр өчен көмештән баскычлар кылыр идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:34
وَلِبُيُوتِهِمْ أَبْوَٰبًا وَسُرُرًا عَلَيْهَا يَتَّكِـُٔونَ
43:34
Дәхи өйләренә көмештән ишекләр вә диваннар кылыр идек ул диваннар өстендә рәхәтләнеп утырыр иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:35
وَزُخْرُفًا ۚ وَإِن كُلُّ ذَٰلِكَ لَمَّا مَتَـٰعُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۚ وَٱلْـَٔاخِرَةُ عِندَ رَبِّكَ لِلْمُتَّقِينَ
43:35
Дәхи алар өчен һәр нәрсәдән зиннәт кылыр идек, ошбу зекер ителгән нәрсәләр, дөнья тереклегенең аз вакытлы булган нәрсәсе һәм зиннәтедер һич мәңге кала торган түгелләр. Әмма ахирәтнең байлыгы, зиннәте вә рәхәте мәңгелектер, ул бәхетле ахирәт, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен хәзерләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:36
وَمَن يَعْشُ عَن ذِكْرِ ٱلرَّحْمَـٰنِ نُقَيِّضْ لَهُۥ شَيْطَـٰنًا فَهُوَ لَهُۥ قَرِينٌ
43:36
Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын сулыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:37
وَإِنَّهُمْ لَيَصُدُّونَهُمْ عَنِ ٱلسَّبِيلِ وَيَحْسَبُونَ أَنَّهُم مُّهْتَدُونَ
43:37
Ул шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:38
حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَنَا قَالَ يَـٰلَيْتَ بَيْنِى وَبَيْنَكَ بُعْدَ ٱلْمَشْرِقَيْنِ فَبِئْسَ ٱلْقَرِينُ
43:38
Шайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: "Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:39
وَلَن يَنفَعَكُمُ ٱلْيَوْمَ إِذ ظَّلَمْتُمْ أَنَّكُمْ فِى ٱلْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ
43:39
Аллаһ әйтер: "Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:40
أَفَأَنتَ تُسْمِعُ ٱلصُّمَّ أَوْ تَهْدِى ٱلْعُمْىَ وَمَن كَانَ فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
43:40
Әйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:41
فَإِمَّا نَذْهَبَنَّ بِكَ فَإِنَّا مِنْهُم مُّنتَقِمُونَ
43:41
Әгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:42
أَوْ نُرِيَنَّكَ ٱلَّذِى وَعَدْنَـٰهُمْ فَإِنَّا عَلَيْهِم مُّقْتَدِرُونَ
43:42
Яки аларга вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа дөньяда күрсәтербез, чөнки аларны ґәзаб кылырга Без кадирбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:43
فَٱسْتَمْسِكْ بِٱلَّذِىٓ أُوحِىَ إِلَيْكَ ۖ إِنَّكَ عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ
43:43
Инде син үзеңә вәхи ителгән Коръәнгә ябыш, аның хөкемнәренә ияр, дөреслектә син туры юлдасың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:44
وَإِنَّهُۥ لَذِكْرٌ لَّكَ وَلِقَوْمِكَ ۖ وَسَوْفَ تُسْـَٔلُونَ
43:44
Ул Коръән синең үзеңә вә кавемеңә олугъ вәгазьдер, туры юлдыр. Аның хакында кыямәт көнендә, әлбәттә, соралмыш булырсыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:45
وَسْـَٔلْ مَنْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ مِن رُّسُلِنَآ أَجَعَلْنَا مِن دُونِ ٱلرَّحْمَـٰنِ ءَالِهَةً يُعْبَدُونَ
43:45
Синнән элек җибәргән расүлләребездән сорагыл: "Әйә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга ярый дип хәбәр бирүче бер китабыбыз яки бер пәйгамбәребез бармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:46
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَـٰتِنَآ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ فَقَالَ إِنِّى رَسُولُ رَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
43:46
Тәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:47
فَلَمَّا جَآءَهُم بِـَٔايَـٰتِنَآ إِذَا هُم مِّنْهَا يَضْحَكُونَ
43:47
Муса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән көлделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:48
وَمَا نُرِيهِم مِّنْ ءَايَةٍ إِلَّا هِىَ أَكْبَرُ مِنْ أُخْتِهَا ۖ وَأَخَذْنَـٰهُم بِٱلْعَذَابِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
43:48
Без аларга могҗизаларны күрсәткән саен арттырыбрак вә ахыргысын әүвәлгесеннән зуррак итеп күрсәттек. Без аларны ґәзаб белән тоттык, шаять исән калганнары көферлектән иманга кайтырлар дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:49
وَقَالُوا۟ يَـٰٓأَيُّهَ ٱلسَّاحِرُ ٱدْعُ لَنَا رَبَّكَ بِمَا عَهِدَ عِندَكَ إِنَّنَا لَمُهْتَدُونَ
43:49
Фиргауннәр, ґәзабны күргәч, Мусага әйттеләр: "Ий сихерче, безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул синең догаңны кабул итәргә вәгъдә иткән иде, әгәр ґәзабтан котылсак, әлбәттә, сиңа ияреп мөселман булыр идек", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:50
فَلَمَّا كَشَفْنَا عَنْهُمُ ٱلْعَذَابَ إِذَا هُمْ يَنكُثُونَ
43:50
Мусаның догасы сәбәбе белән алардан ґәзабны җибәргән идек, шулвакыт алар вәгъдәләрен, әйткән сүзләрен боздылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:51
وَنَادَىٰ فِرْعَوْنُ فِى قَوْمِهِۦ قَالَ يَـٰقَوْمِ أَلَيْسَ لِى مُلْكُ مِصْرَ وَهَـٰذِهِ ٱلْأَنْهَـٰرُ تَجْرِى مِن تَحْتِىٓ ۖ أَفَلَا تُبْصِرُونَ
43:51
Фиргаун кавеменә мактанып ниләр әйтте: "Ий кавемем, Мысыр патшалыгы минем кулымда түгелме, вә Нил дәрьясе һәм башка елгалар минем хөкемем астында агалар түгелме? Әйә шуларны күрмисезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:52
أَمْ أَنَا۠ خَيْرٌ مِّنْ هَـٰذَا ٱلَّذِى هُوَ مَهِينٌ وَلَا يَكَادُ يُبِينُ
43:52
Әйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:53
فَلَوْلَآ أُلْقِىَ عَلَيْهِ أَسْوِرَةٌ مِّن ذَهَبٍ أَوْ جَآءَ مَعَهُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ مُقْتَرِنِينَ
43:53
Әгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде, яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр килер иде", – диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:54
فَٱسْتَخَفَّ قَوْمَهُۥ فَأَطَاعُوهُ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمًا فَـٰسِقِينَ
43:54
Фиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:55
فَلَمَّآ ءَاسَفُونَا ٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ فَأَغْرَقْنَـٰهُمْ أَجْمَعِينَ
43:55
Кайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып һәлак иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:56
فَجَعَلْنَـٰهُمْ سَلَفًا وَمَثَلًا لِّلْـَٔاخِرِينَ
43:56
Шулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки, аларча булудан куркып сакланалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:57
۞ وَلَمَّا ضُرِبَ ٱبْنُ مَرْيَمَ مَثَلًا إِذَا قَوْمُكَ مِنْهُ يَصِدُّونَ
43:57
Бер Мәккә мөшриге "Сынымнар да вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар да җәһәннәмгә керәчәкләр", – дигән аятьне ишеткәч, насаралар Гыйсага гыйбадәт кылалар, димәк Гыйса да җәһәннәмгә керәдер, дип, мисал кылып әйткәч, шулвакыт синең имансыз кавемең сезгә карап кычкырышып көлделәр. Гыйса сезнең каршыгызда хөрмәтле пәйгамбәрдер. Ә үзегез – ул җәһәннәмгә керә дисез, диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:58
وَقَالُوٓا۟ ءَأَـٰلِهَتُنَا خَيْرٌ أَمْ هُوَ ۚ مَا ضَرَبُوهُ لَكَ إِلَّا جَدَلًۢا ۚ بَلْ هُمْ قَوْمٌ خَصِمُونَ
43:58
Вә әйттеләр: "Ий Мухәммәд, синең кашыңда безнең сынымнарыбыз хәерлеме, яки Гыйса хәерлеме", – дип. Алар бу чагыштыруны сиңа китермәделәр, мәгәр синең белән низагълашу өчен генә китерделәр, бәлки алар каршылык белән кычкырышучы кавемдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:59
إِنْ هُوَ إِلَّا عَبْدٌ أَنْعَمْنَا عَلَيْهِ وَجَعَلْنَـٰهُ مَثَلًا لِّبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ
43:59
Гыйса һичкем түгел мәгәр Без аңа пәйгамбәрлекне ингам кылдык, вә Без аны атасыз тудырып Ягькуб балаларына дәлил вә гыйбрәт кылдык ки, атасыз бар кылырга да Аллаһ кадир икәнне белсеннәр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:60
وَلَوْ نَشَآءُ لَجَعَلْنَا مِنكُم مَّلَـٰٓئِكَةً فِى ٱلْأَرْضِ يَخْلُفُونَ
43:60
Ий кешеләр, әгәр Без теләсәк, җир йөзендә сезнең урыныгызга фәрештәләрне хуҗа кылыр идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:61
وَإِنَّهُۥ لَعِلْمٌ لِّلسَّاعَةِ فَلَا تَمْتَرُنَّ بِهَا وَٱتَّبِعُونِ ۚ هَـٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
43:61
Вә Гыйса бер галәмәттер кыямәтнең булмагына, кыямәт булачагына шикләнмәгез, ул, әлбәттә, булачак вә минем шәригатемә иярегез, ошбу Минем шәригатем туры юлдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:62
وَلَا يَصُدَّنَّكُمُ ٱلشَّيْطَـٰنُ ۖ إِنَّهُۥ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
43:62
Шайтан сезне алдап Аллаһ юлыннан чыгармасын, тәхкыйк ул сезгә бик ачык дошмандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:63
وَلَمَّا جَآءَ عِيسَىٰ بِٱلْبَيِّنَـٰتِ قَالَ قَدْ جِئْتُكُم بِٱلْحِكْمَةِ وَلِأُبَيِّنَ لَكُم بَعْضَ ٱلَّذِى تَخْتَلِفُونَ فِيهِ ۖ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
43:63
Гыйса аятьләр вә могҗизалар белән килгән заманда әйтте: "Ий җәмәгать, мин сезгә шәригать вә могҗизалар белән килдем, сезне туры юлга күндермәк өчен вә дин эшләрендә ихтыйлаф иткән бәгъзе нәрсәләрегезне аңлатмак өчен, Аллаһудан куркыгыз һәм миңа итагать итегез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:64
إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ رَبِّى وَرَبُّكُمْ فَٱعْبُدُوهُ ۚ هَـٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
43:64
Дөреслектә Аллаһ – Ул минем Раббымдыр һәм сезнең дә Раббыгыздыр, барыгыз да Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Шул Аллаһуга гына гыйбадәт кылу туры вә хак юлдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:65
فَٱخْتَلَفَ ٱلْأَحْزَابُ مِنۢ بَيْنِهِمْ ۖ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنْ عَذَابِ يَوْمٍ أَلِيمٍ
43:65
Гыйса динендәге насаралар ничә төрле мәзһәбкә, вә төрле фиркаларга бүленделәр һәм диннәрен боздылар, кыямәт көненең рәнҗеткүче ґәзабыннан бер чокыр бардыр Гыйса Аллаһуның угълы дип үзләренә золым иткән кешеләргә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:66
هَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا ٱلسَّاعَةَ أَن تَأْتِيَهُم بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
43:66
Кәферләр Коръән юлына кермичә нәрсә көтәләр? Юк, алар көтмиләр, мәгәр кыямәт көнен генә көтәләр, ул кыямәт аларга искәрмәстән килер, хәтта сизмичә дә калырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:67
ٱلْأَخِلَّآءُ يَوْمَئِذٍۭ بَعْضُهُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ إِلَّا ٱلْمُتَّقِينَ
43:67
Дөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр ахирәттә дә дус булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:68
يَـٰعِبَادِ لَا خَوْفٌ عَلَيْكُمُ ٱلْيَوْمَ وَلَآ أَنتُمْ تَحْزَنُونَ
43:68
Аларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:69
ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَا وَكَانُوا۟ مُسْلِمِينَ
43:69
Ул тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән гамәл кылып хак мөселман булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:70
ٱدْخُلُوا۟ ٱلْجَنَّةَ أَنتُمْ وَأَزْوَٰجُكُمْ تُحْبَرُونَ
43:70
Инде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:71
يُطَافُ عَلَيْهِم بِصِحَافٍ مِّن ذَهَبٍ وَأَكْوَابٍ ۖ وَفِيهَا مَا تَشْتَهِيهِ ٱلْأَنفُسُ وَتَلَذُّ ٱلْأَعْيُنُ ۖ وَأَنتُمْ فِيهَا خَـٰلِدُونَ
43:71
Җәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:72
وَتِلْكَ ٱلْجَنَّةُ ٱلَّتِىٓ أُورِثْتُمُوهَا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
43:72
Ошбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:73
لَكُمْ فِيهَا فَـٰكِهَةٌ كَثِيرَةٌ مِّنْهَا تَأْكُلُونَ
43:73
Вә сезнең өчен анда күп җимешләр булыр, алардан сез ашарсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:74
إِنَّ ٱلْمُجْرِمِينَ فِى عَذَابِ جَهَنَّمَ خَـٰلِدُونَ
43:74
Коръән белән гамәл кылмаучылар тәхкыйк җәһәннәм ґәзабында мәңге калучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:75
لَا يُفَتَّرُ عَنْهُمْ وَهُمْ فِيهِ مُبْلِسُونَ
43:75
Алардан ґәзаб аз гына да җиңеләйтелмәс вә алар котылудан өметләрен өзеп тик торырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:76
وَمَا ظَلَمْنَـٰهُمْ وَلَـٰكِن كَانُوا۟ هُمُ ٱلظَّـٰلِمِينَ
43:76
Без аларга золым итмәдек, ләкин алар үз-үзләренә золым итүче булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:77
وَنَادَوْا۟ يَـٰمَـٰلِكُ لِيَقْضِ عَلَيْنَا رَبُّكَ ۖ قَالَ إِنَّكُم مَّـٰكِثُونَ
43:77
Җәһәннәм кешеләре ґәзабның катылыгыннан җәһәннәм патшасына әйтерләр: "Ий патша Раббыңнан сорагыл, Ул безне үтерсен!" Патша әйтер: "Сез ґәзабда мәңге булачакларсыз, чыкмассыз һәм үлмәссез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:78
لَقَدْ جِئْنَـٰكُم بِٱلْحَقِّ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَكُمْ لِلْحَقِّ كَـٰرِهُونَ
43:78
Ий кешеләр, Без Коръән иңдереп сезгә хаклык белән килдек, ләкин күбрәгегез хаклыкны яман күрәсез һич кабул итмисез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:79
أَمْ أَبْرَمُوٓا۟ أَمْرًا فَإِنَّا مُبْرِمُونَ
43:79
Алар хакка каршы мәкерлек кылсалар, Без дә аларга каршы каты мәкерлек кылырбыз. Алар хакны җимерә алмаслар, әмма үзләре һәлак булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:80
أَمْ يَحْسَبُونَ أَنَّا لَا نَسْمَعُ سِرَّهُمْ وَنَجْوَىٰهُم ۚ بَلَىٰ وَرُسُلُنَا لَدَيْهِمْ يَكْتُبُونَ
43:80
Әйә алар уйлыйлармы Без аларның яшерен серләрен һәм кычкырып сөйләшкәннәрен Белмибез, дип? Бәлки Без барчасын ишетәбез вә Беләбез, шуның өстенә фәрештәләребез һәрвакыт яннарында торып барча эшләрен язарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:81
قُلْ إِن كَانَ لِلرَّحْمَـٰنِ وَلَدٌ فَأَنَا۠ أَوَّلُ ٱلْعَـٰبِدِينَ
43:81
Аларга әйт: "Әгәр Аллаһуның баласы булса иде, мин Аның баласына барчагыздан әүвәл гыйбадәт кылыр идем", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:82
سُبْحَـٰنَ رَبِّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ رَبِّ ٱلْعَرْشِ عَمَّا يَصِفُونَ
43:82
Җир вә күкләрнең һәм Ґәрешнең Раббысы балалы булудан бик тә пакьдер. Мөшрикләр күпме генә әйтсәләр дә Аллаһ андый кимчелектән пакьдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:83
فَذَرْهُمْ يَخُوضُوا۟ وَيَلْعَبُوا۟ حَتَّىٰ يُلَـٰقُوا۟ يَوْمَهُمُ ٱلَّذِى يُوعَدُونَ
43:83
Инде син аларны куй, батыл игътикадләрендә адашып йөрсеннәр, вә дөньялары белән уйласыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:84
وَهُوَ ٱلَّذِى فِى ٱلسَّمَآءِ إِلَـٰهٌ وَفِى ٱلْأَرْضِ إِلَـٰهٌ ۚ وَهُوَ ٱلْحَكِيمُ ٱلْعَلِيمُ
43:84
Ул – Аллаһ күктәге мәхлукларга да Илаһәдер, вә җирләге мәхлукларга да Илаһәдер, вә Ул – Аллаһ хөкем итүче вә һәрнәрсәне белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:85
وَتَبَارَكَ ٱلَّذِى لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَعِندَهُۥ عِلْمُ ٱلسَّاعَةِ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
43:85
Җир вә күкләрнең вә араларында булган нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһ, мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан, – әлбәттә, бөек вә пакьдер, вә кыямәт булачак вакытыны белмәктә Аның хозурындадыр, вә кубарылганнан соң кайтмак Аңаргадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:86
وَلَا يَمْلِكُ ٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِهِ ٱلشَّفَـٰعَةَ إِلَّا مَن شَهِدَ بِٱلْحَقِّ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
43:86
Аллаһудан башканы Илаһә тотучылар ахирәттә һичкемгә – шәфәгать итә алмаслар, мәгәр Аллаһ бер, Коръән Аллаһ китабы, Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле, дип, шәһадәт бирсә һәм шәригатьне белсә вә аны дөрес үтәсә, шәфәгать тиешле булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:87
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَهُمْ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ ۖ فَأَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ
43:87
Әгәр син алардан сезне кем халык кылды дип сорасаң, алар, әлбәттә, Аллаһ халык кылды диячәкләр. Инде Аллаһ гыйбадәтен ташлап кайда баралар? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:88
وَقِيلِهِۦ يَـٰرَبِّ إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ قَوْمٌ لَّا يُؤْمِنُونَ
43:88
Мухәммәд г-мнең сүзе: "Ий Раббым, ошбу кавем инде һич иман китерәчәк түгелләрдер." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
43:89
فَٱصْفَحْ عَنْهُمْ وَقُلْ سَلَـٰمٌ ۚ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
43:89
Аллаһ әйтте: "Син алардан кисел, биз, вә алардан киселеп киткәндә аларга сәлам бир, алар тиздән белерләр эшләренең яманлыгын." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)