Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
59:1
سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
59:1
Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк" – дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:2
هُوَ ٱلَّذِىٓ أَخْرَجَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ مِن دِيَـٰرِهِمْ لِأَوَّلِ ٱلْحَشْرِ ۚ مَا ظَنَنتُمْ أَن يَخْرُجُوا۟ ۖ وَظَنُّوٓا۟ أَنَّهُم مَّانِعَتُهُمْ حُصُونُهُم مِّنَ ٱللَّهِ فَأَتَىٰهُمُ ٱللَّهُ مِنْ حَيْثُ لَمْ يَحْتَسِبُوا۟ ۖ وَقَذَفَ فِى قُلُوبِهِمُ ٱلرُّعْبَ ۚ يُخْرِبُونَ بُيُوتَهُم بِأَيْدِيهِمْ وَأَيْدِى ٱلْمُؤْمِنِينَ فَٱعْتَبِرُوا۟ يَـٰٓأُو۟لِى ٱلْأَبْصَـٰرِ
59:2
Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар". Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:3
وَلَوْلَآ أَن كَتَبَ ٱللَّهُ عَلَيْهِمُ ٱلْجَلَآءَ لَعَذَّبَهُمْ فِى ٱلدُّنْيَا ۖ وَلَهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ عَذَابُ ٱلنَّارِ
59:3
Әгәр Аллаһ ул яһүдләргә йортларыннан чыгарылуны тәкъдир кылмаган булса иде, әлбәттә аларны дөньяда ґәзаб кылыр иде, ахирәттә аларга ут ґәзабыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:4
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ شَآقُّوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ ۖ وَمَن يُشَآقِّ ٱللَّهَ فَإِنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
59:4
Аларга бу ґәзаб, Аллаһудан вә Аның рәсүленнән киселгәннәре, каршылык күрсәткәннәре өчендер, берәү Аллаһуга каршылык күрсәтсә, аны Аллаһ каты ґәзаб белән ґәзабландырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:5
مَا قَطَعْتُم مِّن لِّينَةٍ أَوْ تَرَكْتُمُوهَا قَآئِمَةً عَلَىٰٓ أُصُولِهَا فَبِإِذْنِ ٱللَّهِ وَلِيُخْزِىَ ٱلْفَـٰسِقِينَ
59:5
Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:6
وَمَآ أَفَآءَ ٱللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِۦ مِنْهُمْ فَمَآ أَوْجَفْتُمْ عَلَيْهِ مِنْ خَيْلٍ وَلَا رِكَابٍ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ يُسَلِّطُ رُسُلَهُۥ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ ۚ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
59:6
Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:7
مَّآ أَفَآءَ ٱللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِۦ مِنْ أَهْلِ ٱلْقُرَىٰ فَلِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِى ٱلْقُرْبَىٰ وَٱلْيَتَـٰمَىٰ وَٱلْمَسَـٰكِينِ وَٱبْنِ ٱلسَّبِيلِ كَىْ لَا يَكُونَ دُولَةًۢ بَيْنَ ٱلْأَغْنِيَآءِ مِنكُمْ ۚ وَمَآ ءَاتَىٰكُمُ ٱلرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَىٰكُمْ عَنْهُ فَٱنتَهُوا۟ ۚ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
59:7
Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:8
لِلْفُقَرَآءِ ٱلْمُهَـٰجِرِينَ ٱلَّذِينَ أُخْرِجُوا۟ مِن دِيَـٰرِهِمْ وَأَمْوَٰلِهِمْ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِّنَ ٱللَّهِ وَرِضْوَٰنًا وَيَنصُرُونَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلصَّـٰدِقُونَ
59:8
Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:9
وَٱلَّذِينَ تَبَوَّءُو ٱلدَّارَ وَٱلْإِيمَـٰنَ مِن قَبْلِهِمْ يُحِبُّونَ مَنْ هَاجَرَ إِلَيْهِمْ وَلَا يَجِدُونَ فِى صُدُورِهِمْ حَاجَةً مِّمَّآ أُوتُوا۟ وَيُؤْثِرُونَ عَلَىٰٓ أَنفُسِهِمْ وَلَوْ كَانَ بِهِمْ خَصَاصَةٌ ۚ وَمَن يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِۦ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
59:9
Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:10
وَٱلَّذِينَ جَآءُو مِنۢ بَعْدِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَا ٱغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَٰنِنَا ٱلَّذِينَ سَبَقُونَا بِٱلْإِيمَـٰنِ وَلَا تَجْعَلْ فِى قُلُوبِنَا غِلًّا لِّلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ رَبَّنَآ إِنَّكَ رَءُوفٌ رَّحِيمٌ
59:10
Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:11
۞ أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلَّذِينَ نَافَقُوا۟ يَقُولُونَ لِإِخْوَٰنِهِمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ لَئِنْ أُخْرِجْتُمْ لَنَخْرُجَنَّ مَعَكُمْ وَلَا نُطِيعُ فِيكُمْ أَحَدًا أَبَدًا وَإِن قُوتِلْتُمْ لَنَنصُرَنَّكُمْ وَٱللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّهُمْ لَكَـٰذِبُونَ
59:11
Монафикъларны күрмисеңме, алар китабий кәферләрдән булган яһүд кардәшләренә әйтәләр: "Әгәр сез Мәдинәдән чыгарылсагыз, әлбәттә, сезнең белән без дә чыгачакбыз һәм сезнең зарарыгызга мәңге һичкемгә итагать итмәбез вә әгәр сугышылсагыз, әлбәттә, сезгә ярдәм итәрбез", – дип. Аллаһ беләдер – тәхкыйк монафикълар ялганчылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:12
لَئِنْ أُخْرِجُوا۟ لَا يَخْرُجُونَ مَعَهُمْ وَلَئِن قُوتِلُوا۟ لَا يَنصُرُونَهُمْ وَلَئِن نَّصَرُوهُمْ لَيُوَلُّنَّ ٱلْأَدْبَـٰرَ ثُمَّ لَا يُنصَرُونَ
59:12
Әгәр яһүдләр Мәдинәдән чыгарылсадыр, монафикълар яһүдләр белән бергә чыкмаслар, вә әгәр яһүдләр сугыш кылынсалар монафикълар яһүдләргә ярдәм итмәсләр, әгәр яһүдләргә ярдәм бирә калсалар, ул вакытта, әлбәттә, борылып артларына качарлар, соңра ярдәмсез калырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:13
لَأَنتُمْ أَشَدُّ رَهْبَةً فِى صُدُورِهِم مِّنَ ٱللَّهِ ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَفْقَهُونَ
59:13
Монафикъларның күңелләренә, әлбәттә, Аллаһуга караганда сез катырак куркынычлысыз, ягъни, монафикълар Аллаһудан курыкмаслар, сездән куркырлар, Аллаһудан курыкмыйча сездән куркулары – хаклыктан һичнәрсә аңламаганлыкларыннандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:14
لَا يُقَـٰتِلُونَكُمْ جَمِيعًا إِلَّا فِى قُرًى مُّحَصَّنَةٍ أَوْ مِن وَرَآءِ جُدُرٍۭ ۚ بَأْسُهُم بَيْنَهُمْ شَدِيدٌ ۚ تَحْسَبُهُمْ جَمِيعًا وَقُلُوبُهُمْ شَتَّىٰ ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَعْقِلُونَ
59:14
Яһүдләр барчасы бер иттифакта булып сезнең илә сугыша алмаслар ягъни сезнең белән сугышуда бер сүздә була алмаслар, мәгәр сездән куркып крепостьлары булган авылларда гына сугышырлар яки койма артында гына сугышырлар, аларның үзара ачу ярсулары куәтледер, син аларны берләшкәннәр дип уйларсың, ләкин аларның күңелләре таркаудыр. Аларның күңелләре таркау вә куркулы булуы, гакылларын эшләтмәүче эшнең хакыйкатен аңламаулары сәбәпледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:15
كَمَثَلِ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ قَرِيبًا ۖ ذَاقُوا۟ وَبَالَ أَمْرِهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
59:15
Ул яһүдләрнең мисалы үзләреннән алда якында гына Бәдер сугышында һәлак булган мөшрикләр кебидер, ул мөшрикләр явыз эшләренең җәзасын татыдылар, дәхи аларга рәнҗеткүче ґәзаб булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:16
كَمَثَلِ ٱلشَّيْطَـٰنِ إِذْ قَالَ لِلْإِنسَـٰنِ ٱكْفُرْ فَلَمَّا كَفَرَ قَالَ إِنِّى بَرِىٓءٌ مِّنكَ إِنِّىٓ أَخَافُ ٱللَّهَ رَبَّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
59:16
Монафикъларның яһүдләргә ярдәм итәбез диюләре, шайтан кебидер ки, ул шайтан кешегә кәфер бул диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп кәфер булгач, шайтан әйтте: "Ий имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһудан куркамын", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:17
فَكَانَ عَـٰقِبَتَهُمَآ أَنَّهُمَا فِى ٱلنَّارِ خَـٰلِدَيْنِ فِيهَا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَٰٓؤُا۟ ٱلظَّـٰلِمِينَ
59:17
Шайтанга ияргән кеше белән шайтанның, ахыр хәлләре, тәхкыйк алар икесе дә утта мәңге калучылардыр. Җәһәннәм утында мәңге калмак, залимнәрнең җәзасыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:18
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلْتَنظُرْ نَفْسٌ مَّا قَدَّمَتْ لِغَدٍ ۖ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ خَبِيرٌۢ بِمَا تَعْمَلُونَ
59:18
Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, ягъни үлем килмәс борын иманын, динен төзәтсен, вә Аллаһ ґәзабыннан сакланыгыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:19
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ نَسُوا۟ ٱللَّهَ فَأَنسَىٰهُمْ أَنفُسَهُمْ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْفَـٰسِقُونَ
59:19
Янә сез Аллаһуны оныткан вә Аның боерыкларын тотмаган кешеләр кеби булмагыз, Аллаһ оныттырды аларга үзләрен, хәтта үзләренә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белмәс булдылар. Намаз укымыйча, Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуны онытып йөргән кешеләр фасыйклардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:20
لَا يَسْتَوِىٓ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ وَأَصْحَـٰبُ ٱلْجَنَّةِ ۚ أَصْحَـٰبُ ٱلْجَنَّةِ هُمُ ٱلْفَآئِزُونَ
59:20
Ут әһелләре белән җәннәт әһелләре һич тә бертигез хәлдә булмаслар, җәннәт әһелләре – алар котылучы вә өстенлек табучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:21
لَوْ أَنزَلْنَا هَـٰذَا ٱلْقُرْءَانَ عَلَىٰ جَبَلٍ لَّرَأَيْتَهُۥ خَـٰشِعًا مُّتَصَدِّعًا مِّنْ خَشْيَةِ ٱللَّهِ ۚ وَتِلْكَ ٱلْأَمْثَـٰلُ نَضْرِبُهَا لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ
59:21
Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең, Аллаһудан куркуыннан ярылыр иде. Бу сүзләрне кешеләргә мисал итеп китерәбез, шаять гакыл фикерләрен эшләтеп Коръән белән вәгазьләнерләр, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланырлар! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:22
هُوَ ٱللَّهُ ٱلَّذِى لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ عَـٰلِمُ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَـٰدَةِ ۖ هُوَ ٱلرَّحْمَـٰنُ ٱلرَّحِيمُ
59:22
Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, мәхлуклар белмәгән яшерен нәрсәләрне белүче вә мәхлуклар белгән нәрсәләрне дә белүчедер, вә Ул – Аллаһ шәфкатьле вә рәхимле. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:23
هُوَ ٱللَّهُ ٱلَّذِى لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلْمَلِكُ ٱلْقُدُّوسُ ٱلسَّلَـٰمُ ٱلْمُؤْمِنُ ٱلْمُهَيْمِنُ ٱلْعَزِيزُ ٱلْجَبَّارُ ٱلْمُتَكَبِّرُ ۚ سُبْحَـٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ
59:23
Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, Ул – ике дөньяга патша, Ул – һәр кимчелектән гаять пакь, Ул – тынычтыр, Ул – ышанычлыдыр, Ул – һәр нәрсәне саклаучы, Ул – һәр эштә җиңүче, Ул – Үзе теләгәнне мәхлукка көчләп эшләтүче, Ул – олугъланучы вә Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
59:24
هُوَ ٱللَّهُ ٱلْخَـٰلِقُ ٱلْبَارِئُ ٱلْمُصَوِّرُ ۖ لَهُ ٱلْأَسْمَآءُ ٱلْحُسْنَىٰ ۚ يُسَبِّحُ لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
59:24
Ул – Аллаһ халык кылучы, юктан бар итүче, һәрнәрсәне сурәтләүче, вә Аның күркәм исемнәре бар, җирдә вә күкләрдә булган һәр мәхлук Аны мактап тәсбих әйтә, вә Ул – Аллаһ бик куәтле, һәр эштә өстен вә хикмәт белән эш кылучы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)