Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
20:1
طه
20:1
Та Һа. Мәгънәсен Аллаһ белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:2
مَآ أَنزَلْنَا عَلَيْكَ ٱلْقُرْءَانَ لِتَشْقَىٰٓ
20:2
Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне иңдермәдек коры мәшәкатьләнмәкең өчен, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:3
إِلَّا تَذْكِرَةً لِّمَن يَخْشَىٰ
20:3
мәгәр иңдердек ул Коръәнне Аллаһудан куркучыларны вәгәзьләвең өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:4
تَنزِيلًا مِّمَّنْ خَلَقَ ٱلْأَرْضَ وَٱلسَّمَـٰوَٰتِ ٱلْعُلَى
20:4
Ул җирне вә бөек күкләрне яратучы Аллаһудан иңдерелмеш булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:5
ٱلرَّحْمَـٰنُ عَلَى ٱلْعَرْشِ ٱسْتَوَىٰ
20:5
Ул – Аллаһ Ґәрешкә хуҗа булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:6
لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَمَا تَحْتَ ٱلثَّرَىٰ
20:6
Җирдәге вә күкләрдәге вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләр һәм җир астында булган серләр – Аның байлыгыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:7
وَإِن تَجْهَرْ بِٱلْقَوْلِ فَإِنَّهُۥ يَعْلَمُ ٱلسِّرَّ وَأَخْفَى
20:7
Әгәр син сүзеңне вә догаңны кычкырып әйтсәң, Ул яшерен серләрне белә, синең кычкыруыңа ихтыяҗы юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:8
ٱللَّهُ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ لَهُ ٱلْأَسْمَآءُ ٱلْحُسْنَىٰ
20:8
Ул – Аллаһ, Аңардан башка илаһә һич юк, бардыр Аның – күркәм исемнәре. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:9
وَهَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ
20:9
Сиңа Мусаның хәбәре килдеме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:10
إِذْ رَءَا نَارًا فَقَالَ لِأَهْلِهِ ٱمْكُثُوٓا۟ إِنِّىٓ ءَانَسْتُ نَارًا لَّعَلِّىٓ ءَاتِيكُم مِّنْهَا بِقَبَسٍ أَوْ أَجِدُ عَلَى ٱلنَّارِ هُدًى
20:10
Хатыны белән юлда барганда караңгы кичтә еракта бер ут күрде, хатынына әйтте: "Мин ут күрдем, шул җирдә торыгыз. Шаять мин ул җирдән яктыртучы ут алып килермен, яки анда юл өйрәтүчеләрне табармын". Чөнки алар караңгыда юлларыннан адашкан иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:11
فَلَمَّآ أَتَىٰهَا نُودِىَ يَـٰمُوسَىٰٓ
20:11
Ут янына килгәне заманда Аллаһ тарафыннан: "Ий Муса", – дип нида кылынды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:12
إِنِّىٓ أَنَا۠ رَبُّكَ فَٱخْلَعْ نَعْلَيْكَ ۖ إِنَّكَ بِٱلْوَادِ ٱلْمُقَدَّسِ طُوًى
20:12
Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс чокырдасың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:13
وَأَنَا ٱخْتَرْتُكَ فَٱسْتَمِعْ لِمَا يُوحَىٰٓ
20:13
Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр кылдым, сиңа вәхий ителмеш сүзләрне ишет! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:14
إِنَّنِىٓ أَنَا ٱللَّهُ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّآ أَنَا۠ فَٱعْبُدْنِى وَأَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ لِذِكْرِىٓ
20:14
Дөреслектә Мин – Аллаһ, юк коллык кылырга яраклы Илаһә, мәгәр Мин генә, Миңа гына гыйбадәт кыл вә Мине зекер итәр өчен намаз укы! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:15
إِنَّ ٱلسَّاعَةَ ءَاتِيَةٌ أَكَادُ أُخْفِيهَا لِتُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا تَسْعَىٰ
20:15
Тәхкыйк кыямәт киләчәк, аның кайчан булачагын яшерүне телим, соңра, вакыт җиткәч, кыямәтне булдырырмын, һәрбер кеше тырышып эшләгән изге эшенең яки явыз эшенең җәзасын алсын өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:16
فَلَا يَصُدَّنَّكَ عَنْهَا مَن لَّا يُؤْمِنُ بِهَا وَٱتَّبَعَ هَوَىٰهُ فَتَرْدَىٰ
20:16
Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:17
وَمَا تِلْكَ بِيَمِينِكَ يَـٰمُوسَىٰ
20:17
Аллаһ, Мусадан сорады: "Ий Муса, синең кулында нәрсә бар". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:18
قَالَ هِىَ عَصَاىَ أَتَوَكَّؤُا۟ عَلَيْهَا وَأَهُشُّ بِهَا عَلَىٰ غَنَمِى وَلِىَ فِيهَا مَـَٔارِبُ أُخْرَىٰ
20:18
Муса әйтте: "Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:19
قَالَ أَلْقِهَا يَـٰمُوسَىٰ
20:19
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:20
فَأَلْقَىٰهَا فَإِذَا هِىَ حَيَّةٌ تَسْعَىٰ
20:20
Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:21
قَالَ خُذْهَا وَلَا تَخَفْ ۖ سَنُعِيدُهَا سِيرَتَهَا ٱلْأُولَىٰ
20:21
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, бу еланны тотып ал, курыкма, Без аны әүвәлге халәтенә кайтарырбыз." Ягъни елан Муса кулында янә таяк булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:22
وَٱضْمُمْ يَدَكَ إِلَىٰ جَنَاحِكَ تَخْرُجْ بَيْضَآءَ مِنْ غَيْرِ سُوٓءٍ ءَايَةً أُخْرَىٰ
20:22
Инде уң кулыңны сул култык астына сук: ул кулың култыгыңнан чыгар күзне чагылдыра торган булып, үзе зарарсыз булыр – галәмәт синең пәйгамбәрлегеңә икенче галәмәт булганы хәлдә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:23
لِنُرِيَكَ مِنْ ءَايَـٰتِنَا ٱلْكُبْرَى
20:23
Бу эшне кылдык синең пәйгамбәрлегеңә олугъ галәмәтне кешеләргә күрсәтмәклегебез өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:24
ٱذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
20:24
Фиргаун янына барып аны хак дингә өндәгел, ул чиктән тыш азды, хәтта: "Мин Илаһә", – дия башлады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:25
قَالَ رَبِّ ٱشْرَحْ لِى صَدْرِى
20:25
Муса әйтте: "Йә Рабби, күкерәгемне киң кыл залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:26
وَيَسِّرْ لِىٓ أَمْرِى
20:26
Вә эшләремне миңа җиңел кыл. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:27
وَٱحْلُلْ عُقْدَةً مِّن لِّسَانِى
20:27
Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:28
يَفْقَهُوا۟ قَوْلِى
20:28
Тыңлаган кешеләр сүземне аңласыннар өчен Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле тотлыгып сөйләшә торган булган. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:29
وَٱجْعَل لِّى وَزِيرًا مِّنْ أَهْلِى
20:29
Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:30
هَـٰرُونَ أَخِى
20:30
Кардәшем Һарунны. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:31
ٱشْدُدْ بِهِۦٓ أَزْرِى
20:31
Аның белән минем куәтемне яки арт тарафымны ныгыт. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:32
وَأَشْرِكْهُ فِىٓ أَمْرِى
20:32
Вә миңа аны пәйгамбәрлек эшемдә миңа ярдәмче иптәш кыл. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:33
كَىْ نُسَبِّحَكَ كَثِيرًا
20:33
Сиңа күп тәсбих әйтмәклегебез өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:34
وَنَذْكُرَكَ كَثِيرًا
20:34
Вә Сине күп зекер итмәклегебез өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:35
إِنَّكَ كُنتَ بِنَا بَصِيرًا
20:35
Тәхкыйк Син безнең хәлләрне күреп беләсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:36
قَالَ قَدْ أُوتِيتَ سُؤْلَكَ يَـٰمُوسَىٰ
20:36
Аллаһ әйтте: "Ий Муса! Тәхкыйк сиңа сораган нәрсәләрең бирелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:37
وَلَقَدْ مَنَنَّا عَلَيْكَ مَرَّةً أُخْرَىٰٓ
20:37
Ий Муса, ошбулар сиңа икенче мәртәбә ингам итүебездер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:38
إِذْ أَوْحَيْنَآ إِلَىٰٓ أُمِّكَ مَا يُوحَىٰٓ
20:38
Беренче мәртәбә ингам итүебез сиңа вәхий иткән нәрсәне анаңа вәхий итүебез булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:39
أَنِ ٱقْذِفِيهِ فِى ٱلتَّابُوتِ فَٱقْذِفِيهِ فِى ٱلْيَمِّ فَلْيُلْقِهِ ٱلْيَمُّ بِٱلسَّاحِلِ يَأْخُذْهُ عَدُوٌّ لِّى وَعَدُوٌّ لَّهُۥ ۚ وَأَلْقَيْتُ عَلَيْكَ مَحَبَّةً مِّنِّى وَلِتُصْنَعَ عَلَىٰ عَيْنِىٓ
20:39
Сине табутка салып Нил дәрьясына агызырга анаңа, вәхий иттек вә зарар тидермичә корыга чыгар, дип, Нилгә вәхий иттек, Минем дошманым вә Мусаның дошманы Фиргаун алсын өчен. Ий Муса үземнән сиңа мәхәббәт салдым ки һәркем хәтта Фиргаун сине сөйде, Минем күз алдымда тәрбия ителмәклегең өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:40
إِذْ تَمْشِىٓ أُخْتُكَ فَتَقُولُ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ مَن يَكْفُلُهُۥ ۖ فَرَجَعْنَـٰكَ إِلَىٰٓ أُمِّكَ كَىْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ ۚ وَقَتَلْتَ نَفْسًا فَنَجَّيْنَـٰكَ مِنَ ٱلْغَمِّ وَفَتَنَّـٰكَ فُتُونًا ۚ فَلَبِثْتَ سِنِينَ فِىٓ أَهْلِ مَدْيَنَ ثُمَّ جِئْتَ عَلَىٰ قَدَرٍ يَـٰمُوسَىٰ
20:40
Фиргаун Мусаны судан алгач, күкрәк сөтен имезү өчен күп хатыннарны чакырып имезеп карадылар, ләкин Муса һичберсен кабул итмәде. Шул вакытта Мусаның кыз кардәше Фиргаун йортына килде, ул әйтте: "Бу сабыйны тәрбияләп үстерү өчен яхшы хатыннан хәбәр биримме?" – дип. Соңра Мусаның анасын алып килделәр, Муса, әлбәттә, үз анасын кабул итте. Без сине үз анаңа кайтардык, сине күреп анаңның күзләре карарлансын вә тынычланып кайгысы бетсен өчен. Ий Муса, син бер имансыз кыйбтыйны үтердең, бу эшеңнең җәзасын алудан Без сине коткардык вә сине төрле мәшәкатьләргә төшереп сынадык. Син Мәдйән кавеме эчендә Шөґәеб пәйгамбәр янында ун ел тордың, соңра пәйгамбәр булырга тәгаенләнгән вакытта Мысырга килдең, ий Муса! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:41
وَٱصْطَنَعْتُكَ لِنَفْسِى
20:41
Тур тавына килгән вакытта Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр иттем. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:42
ٱذْهَبْ أَنتَ وَأَخُوكَ بِـَٔايَـٰتِى وَلَا تَنِيَا فِى ذِكْرِى
20:42
Инде, ий Муса, үзең вә кардәшең Һарун Мин биргән могҗизалар белән Фиргаунне вә аның кавемен хак дингә өндәргә барыгыз вә Минем зекеремдә иренмәгез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:43
ٱذْهَبَآ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
20:43
Вәгазьләр өчен икегез Фиргаунгә барыгыз, чөнки ул чиктән тыш азды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:44
فَقُولَا لَهُۥ قَوْلًا لَّيِّنًا لَّعَلَّهُۥ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَىٰ
20:44
Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез шаять вәгазләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:45
قَالَا رَبَّنَآ إِنَّنَا نَخَافُ أَن يَفْرُطَ عَلَيْنَآ أَوْ أَن يَطْغَىٰ
20:45
Әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без куркабыз Фиргаун ашыгып безгә ґәзаб бирер яки явыз эшне эшләвен арттырыр" – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:46
قَالَ لَا تَخَافَآ ۖ إِنَّنِى مَعَكُمَآ أَسْمَعُ وَأَرَىٰ
20:46
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, курыкмагыз, әлбәттә, мин сезнең белән, Фиргаунгә сөйләгән сүзләрегезне ишетәмен һәм күрәмен, сезне саклармын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:47
فَأْتِيَاهُ فَقُولَآ إِنَّا رَسُولَا رَبِّكَ فَأَرْسِلْ مَعَنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ وَلَا تُعَذِّبْهُمْ ۖ قَدْ جِئْنَـٰكَ بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّكَ ۖ وَٱلسَّلَـٰمُ عَلَىٰ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلْهُدَىٰٓ
20:47
Барыгыз ул Фиргаунгә вә әйтегез: "Без икебез дә сине хак дингә өндәү өчен җибәрелгән Раббыңның пәйгамбәрләребез. Ягькуб балаларын безнең, белән җибәр аларны төрлечә ґәзаблама. Без сиңа Раббыбыз тарафыннан күндерелгән рәсүлләр икәнлегебезгә могҗизалар белән килдек, Аллаһуның сәламе без күрсәткән хак юлга кергән кешеләргәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:48
إِنَّا قَدْ أُوحِىَ إِلَيْنَآ أَنَّ ٱلْعَذَابَ عَلَىٰ مَن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
20:48
Дөреслектә Аллаһ ґәзабы пәйгамбәрләрне ялганга тотып, хаклыктан баш тарткан кешеләргә, дип безгә Аллаһудан вәхий килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:49
قَالَ فَمَن رَّبُّكُمَا يَـٰمُوسَىٰ
20:49
Фиргаун әйтте: "Ий Муса! Сезнең Раббыгыз кем?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:50
قَالَ رَبُّنَا ٱلَّذِىٓ أَعْطَىٰ كُلَّ شَىْءٍ خَلْقَهُۥ ثُمَّ هَدَىٰ
20:50
Муса әйтте: Безнең Раббыбыз үзе халык кылган мәхлукларына һәрнәрсәне бирде, соңра үзе биргән нәрсәләрдән файдаланырга кешеләргә юл күрсәтте, Ислам диненә дә юл күрсәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:51
قَالَ فَمَا بَالُ ٱلْقُرُونِ ٱلْأُولَىٰ
20:51
Фиргаун әйтте: "Әүвәлдә үлеп киткән кешеләрнең хәлләре ничек, алар икенче дөнья өчен гыйбадәт кылалар иде". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:52
قَالَ عِلْمُهَا عِندَ رَبِّى فِى كِتَـٰبٍ ۖ لَّا يَضِلُّ رَبِّى وَلَا يَنسَى
20:52
Муса әйтте: "Аларның хәлләрен белмәк Аллаһ хозурындадыр, Ләүхүл мәхфузда язылмыш. Минем Раббым сүзендә вә эшендә һич хаталанмый, һәм һич нәрсәне онытмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:53
ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ مَهْدًا وَسَلَكَ لَكُمْ فِيهَا سُبُلًا وَأَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَخْرَجْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّن نَّبَاتٍ شَتَّىٰ
20:53
Ул Аллаһ җирне сезгә түшәк кылды, җир өстендә сезгә юллар кылды, вә сезгә күктән яңгыр иңдерде. Аллаһ әйтте: "Яңгыр белән сезгә җирдән күп төрле үсемлекләр чыгардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:54
كُلُوا۟ وَٱرْعَوْا۟ أَنْعَـٰمَكُمْ ۗ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّأُو۟لِى ٱلنُّهَىٰ
20:54
Без чыгарган ризыклардан яхшыларын ашагыз, вә хайваннарга яраклысын аларга ашатыгыз! Аллаһуның бу эшләрендә гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:55
۞ مِنْهَا خَلَقْنَـٰكُمْ وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَىٰ
20:55
Без сезне җирдән яраттык һәм үтереп янә җиргә кайтарабыз, вә һәм кыямәт булганда икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарабыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:56
وَلَقَدْ أَرَيْنَـٰهُ ءَايَـٰتِنَا كُلَّهَا فَكَذَّبَ وَأَبَىٰ
20:56
Тәхкыйк Без Фиргаунга могҗизаларыбызның барчасын күрсәттек, Фиргаун Мусаны ялганга хисаплады вә аңа иман китерүдән баш тартты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:57
قَالَ أَجِئْتَنَا لِتُخْرِجَنَا مِنْ أَرْضِنَا بِسِحْرِكَ يَـٰمُوسَىٰ
20:57
Фиргаун әйтте: "Ий Муса, сихерең белән безне Мысыр җиреннән чыгарырга килдеңме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:58
فَلَنَأْتِيَنَّكَ بِسِحْرٍ مِّثْلِهِۦ فَٱجْعَلْ بَيْنَنَا وَبَيْنَكَ مَوْعِدًا لَّا نُخْلِفُهُۥ نَحْنُ وَلَآ أَنتَ مَكَانًا سُوًى
20:58
Әлбәттә, без дә синең сихерең кеби сихер белән килербез, сихерләребезне күрсәтү өчен бер урынга килергә безнең белән синең араңда вәгъдә кыл, вәгъдә ителгән урын һәм вакыт ике якка да тигез булыр, вәгъдәбезгә без дә, сез дә хыйлафлык кылмыйк". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:59
قَالَ مَوْعِدُكُمْ يَوْمُ ٱلزِّينَةِ وَأَن يُحْشَرَ ٱلنَّاسُ ضُحًى
20:59
Муса әйтте: "Җыелачак көн сезнең бәйрәм көнегез булсын, Мысыр халкы ул урынга төшкә хәтле җыелсыннар." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:60
فَتَوَلَّىٰ فِرْعَوْنُ فَجَمَعَ كَيْدَهُۥ ثُمَّ أَتَىٰ
20:60
Фиргаун кавеменә кайтты вә хәйләләрен кылды һәм сихерчеләрдән җыйды, соңра сихерчеләре белән вәгъдә ителгән урынга килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:61
قَالَ لَهُم مُّوسَىٰ وَيْلَكُمْ لَا تَفْتَرُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا فَيُسْحِتَكُم بِعَذَابٍ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنِ ٱفْتَرَىٰ
20:61
Муса әйтте: "Сезгә һәлакәтлек вә ґәзаб лязем, ялганны Аллаһуга ифтира кылмагыз, Аллаһ сезне үзенең ґәзабы илә һәлак итәр". Аллаһуга ялганны ифтира итүче, шиксез, һәлак булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:62
فَتَنَـٰزَعُوٓا۟ أَمْرَهُم بَيْنَهُمْ وَأَسَرُّوا۟ ٱلنَّجْوَىٰ
20:62
Фиргаунның сихерчеләре Мусаның сүзләрен ишеткәч, үзара ихтилаф кылыштылар, кайберләре бу сихерче сүзе түгел диделәр, әгәр Муса җиңсә, аңа иман китерербез дигән сүзләрен Фиргавеннән яшерделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:63
قَالُوٓا۟ إِنْ هَـٰذَٰنِ لَسَـٰحِرَٰنِ يُرِيدَانِ أَن يُخْرِجَاكُم مِّنْ أَرْضِكُم بِسِحْرِهِمَا وَيَذْهَبَا بِطَرِيقَتِكُمُ ٱلْمُثْلَىٰ
20:63
Фиргаунга ияргәннәре әйттеләр: "Ошбу ике ир сихерчеләрәдер: алар сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга һәм сезнең хак динегезне артка калдырып үзләренең динен өскә чыгаруны телиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:64
فَأَجْمِعُوا۟ كَيْدَكُمْ ثُمَّ ٱئْتُوا۟ صَفًّا ۚ وَقَدْ أَفْلَحَ ٱلْيَوْمَ مَنِ ٱسْتَعْلَىٰ
20:64
Фиргаун әйтте: "Муса белән Һарунга каршы һәрбер хәйлә вә сихерләрегезне җыегыз соңра саф булганыгыз хәлдә килегез. Бүген Мусаны җиңгән кеше изге теләгенә ирешер". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:65
قَالُوا۟ يَـٰمُوسَىٰٓ إِمَّآ أَن تُلْقِىَ وَإِمَّآ أَن نَّكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
20:65
Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:66
قَالَ بَلْ أَلْقُوا۟ ۖ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِن سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
20:66
Муса әйтте: "Бәлки сез әүвәл ташлагыз!" Сихерчеләр җепләрен вә таякларын җиргә салгач, елан булып йөри башладылар, бу еланнар Мусага йөрүче тере еланнар булып хыял ителде, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:67
فَأَوْجَسَ فِى نَفْسِهِۦ خِيفَةً مُّوسَىٰ
20:67
Муса шул вакытта күңелендә курку тойды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:68
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْأَعْلَىٰ
20:68
Әйттек: "Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:69
وَأَلْقِ مَا فِى يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوٓا۟ ۖ إِنَّمَا صَنَعُوا۟ كَيْدُ سَـٰحِرٍ ۖ وَلَا يُفْلِحُ ٱلسَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
20:69
Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан итеп күрсәткән җепләрен вә таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас." Соңра Муса таягын җиргә ташлады һәм Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:70
فَأُلْقِىَ ٱلسَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا بِرَبِّ هَـٰرُونَ وَمُوسَىٰ
20:70
Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетергәч, сихерчеләр, иман китерделәр, тәүбә итеп сәҗдәгә егылдылар һәм: "Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:71
قَالَ ءَامَنتُمْ لَهُۥ قَبْلَ أَنْ ءَاذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُۥ لَكَبِيرُكُمُ ٱلَّذِى عَلَّمَكُمُ ٱلسِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُم مِّنْ خِلَـٰفٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِى جُذُوعِ ٱلنَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَآ أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
20:71
Фиргаун сихерчеләргә әйтте: "Минем рөхсәтемнән башка Һарун вә Мусаның Раббысына иман китердегезме? Муса сезнең олугъларыгыздыр ки, сезгә сихер белемен өйрәткән, әлбәттә, мин сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен вә сезне хөрмә ботакларына асармын, шул вакытта белерсез минме яки Муханың Раббысымы катырак ґәзаб итүче вә кайсыбызның ґәзабы даими булыр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:72
قَالُوا۟ لَن نُّؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَآءَنَا مِنَ ٱلْبَيِّنَـٰتِ وَٱلَّذِى فَطَرَنَا ۖ فَٱقْضِ مَآ أَنتَ قَاضٍ ۖ إِنَّمَا تَقْضِى هَـٰذِهِ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَآ
20:72
Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаның пәйгамбәрлегенә көчле дәлил булган могҗизаны һәм дә безне яратучы Аллаһны сиңа алыштырмыйбыз, Аллаһуга да вә Аның могҗизасына дә нык ышандык. Син безгә хөкем ит, нәрсә хөкем итә торгансыңдыр, син тәкәбберләнеп бу дөньяда гына хөкем итә алырсың, әмма ахирәттә хөкем итә алмассың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:73
إِنَّآ ءَامَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَـٰيَـٰنَا وَمَآ أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ ٱلسِّحْرِ ۗ وَٱللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰٓ
20:73
Тәхкыйк без Раббыбызга иман китердек, хаталарыбызны гафу итсен өчен дәхи Мусага каршы синең тарафтан көчләнеп кылган сихеребезне гафу итсен өчен, бит Аллаһ сәваб бирүдә хәерле вә ґәзаб кылуда даимрәкдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:74
إِنَّهُۥ مَن يَأْتِ رَبَّهُۥ مُجْرِمًا فَإِنَّ لَهُۥ جَهَنَّمَ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
20:74
Берәү кыямәт көнне Раббысы хозурына имансыз яки күп гөнаһ белән килсә, әлбәттә, аңа җәһәннәм булыр, ул анда үлмәс һәм файдалы тереклек тә булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:75
وَمَن يَأْتِهِۦ مُؤْمِنًا قَدْ عَمِلَ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمُ ٱلدَّرَجَـٰتُ ٱلْعُلَىٰ
20:75
Берәү Раббысына изге гамәлләр кылганы хәлдә камил иман белән барса, андый мөэминнәргә ахирәттә бөек дәрәҗәләр булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:76
جَنَّـٰتُ عَدْنٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَآءُ مَن تَزَكَّىٰ
20:76
Аларга Ґәден исемле җәннәтнең агачлары астыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар. Ошбу мөкафәт үзен көфердән вә башка гөнаһлардан пакьлаган кешеләргәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:77
وَلَقَدْ أَوْحَيْنَآ إِلَىٰ مُوسَىٰٓ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِى فَٱضْرِبْ لَهُمْ طَرِيقًا فِى ٱلْبَحْرِ يَبَسًا لَّا تَخَـٰفُ دَرَكًا وَلَا تَخْشَىٰ
20:77
Тәхкыйк Мусага вәхий иттек, колларым Ягькуб балалары белән Мысыр җиреннән чыгып китегез, аларны үткәрү өчен диңгезгә таягың белән сугып коры юл яса аларга. Фиргаунның артыгыздан җитүеннән курыкма һәм дә диңгез кушылып батарбыз дип тә куркынма!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:78
فَأَتْبَعَهُمْ فِرْعَوْنُ بِجُنُودِهِۦ فَغَشِيَهُم مِّنَ ٱلْيَمِّ مَا غَشِيَهُمْ
20:78
Фиргаун үзенең гаскәрен алып, Мусаны тотарга артларыннан куа чыкты, атлы гаскәре белән Муса артыннан коры юл белән диңгезгә керделәр, диңгез кушылып һәммәсе һәлак булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:79
وَأَضَلَّ فِرْعَوْنُ قَوْمَهُۥ وَمَا هَدَىٰ
20:79
Фиргавен үз кавемен аздырды, аларны туры юлга күндермәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:80
يَـٰبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ قَدْ أَنجَيْنَـٰكُم مِّنْ عَدُوِّكُمْ وَوَٰعَدْنَـٰكُمْ جَانِبَ ٱلطُّورِ ٱلْأَيْمَنَ وَنَزَّلْنَا عَلَيْكُمُ ٱلْمَنَّ وَٱلسَّلْوَىٰ
20:80
Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк Без сезне дошманыгыз Фиргавеннән коткардык, вә Тур тавы янында Мусаның уң ягыннан сезгә Тәүратны вәгъдә иттек, вә сезгә ашарга күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:81
كُلُوا۟ مِن طَيِّبَـٰتِ مَا رَزَقْنَـٰكُمْ وَلَا تَطْغَوْا۟ فِيهِ فَيَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبِى ۖ وَمَن يَحْلِلْ عَلَيْهِ غَضَبِى فَقَدْ هَوَىٰ
20:81
Без биргән ризыклардан яхшысын ашагыз, көфран нигъмәт итеп гөнаһ эшләүдә чиктән узмагыз, югыйсә, сезгә ачуым тияр, берәүгә Минем ачуым иңсә, тәхкыйк ул кеше һәлак булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:82
وَإِنِّى لَغَفَّارٌ لِّمَن تَابَ وَءَامَنَ وَعَمِلَ صَـٰلِحًا ثُمَّ ٱهْتَدَىٰ
20:82
Тәүбә итеп иман китергән вә Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган, соңра туры юлга күнелеп үлгәнче хак юлда таза торган кешеләрне Мин, әлбәттә, ярлыкаучымын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:83
۞ وَمَآ أَعْجَلَكَ عَن قَوْمِكَ يَـٰمُوسَىٰ
20:83
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, кавемеңне калдырып ялгыз килергә сине нәрсә ашыктырды?" Чөнки Муса Тур тавына барганда үзе белән 70 кеше алган иде, тауга җиткәндә аларны арттарак калдырып үзе алданрак барды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:84
قَالَ هُمْ أُو۟لَآءِ عَلَىٰٓ أَثَرِى وَعَجِلْتُ إِلَيْكَ رَبِّ لِتَرْضَىٰ
20:84
Муса әйтте: "Алар минем эземнән килделәр, әмма мин үзем, йә Рабби, Синең ризалыгыңны эстәп ашыктым". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:85
قَالَ فَإِنَّا قَدْ فَتَنَّا قَوْمَكَ مِنۢ بَعْدِكَ وَأَضَلَّهُمُ ٱلسَّامِرِىُّ
20:85
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, син киткәннән соң кавемеңне бәлаләндердек, Самири залим бозауга табындырып аларны адаштырды". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:86
فَرَجَعَ مُوسَىٰٓ إِلَىٰ قَوْمِهِۦ غَضْبَـٰنَ أَسِفًا ۚ قَالَ يَـٰقَوْمِ أَلَمْ يَعِدْكُمْ رَبُّكُمْ وَعْدًا حَسَنًا ۚ أَفَطَالَ عَلَيْكُمُ ٱلْعَهْدُ أَمْ أَرَدتُّمْ أَن يَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبٌ مِّن رَّبِّكُمْ فَأَخْلَفْتُم مَّوْعِدِى
20:86
Муса кавеме эшләгән эш өчен кайгырып вә ачуланып, кавеме янына кайтты. Әйтте: "Ий кавемем Раббыгыз сезгә Тәүрат бирәм дип яхшы вәгъдә кылды түгелме? Мин сезгә кырык көннән кайтам дип вәгъдә биреп киттем, әйә сезгә шул кырык көн бик озын вакыт булдымы? Яки Аллаһуның ачуы вә ґәзабы иңүен теләдегезме? Тәхкыйк Аллаһуга гына гыйбадәт кылырбыз дип миңа биргән вәгъдәгезгә хыйлафлык кылдыгыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:87
قَالُوا۟ مَآ أَخْلَفْنَا مَوْعِدَكَ بِمَلْكِنَا وَلَـٰكِنَّا حُمِّلْنَآ أَوْزَارًا مِّن زِينَةِ ٱلْقَوْمِ فَقَذَفْنَـٰهَا فَكَذَٰلِكَ أَلْقَى ٱلسَّامِرِىُّ
20:87
Кавеме әйтте: "Без синең вәгъдәңә үз ихтыярыбыз илә хыйлафлык кылмадык, ләкин Мысырдан чыккан вакытыбызда Мысыр хатыннарының бизәк әйберләрен алган идек, ул бизәкләрне һәммәсен утка салып эреттек, Самири дә Җәбраил атының эзеннән алган туфракны утка салды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:88
فَأَخْرَجَ لَهُمْ عِجْلًا جَسَدًا لَّهُۥ خُوَارٌ فَقَالُوا۟ هَـٰذَآ إِلَـٰهُكُمْ وَإِلَـٰهُ مُوسَىٰ فَنَسِىَ
20:88
Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: "Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер", – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: "Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:89
أَفَلَا يَرَوْنَ أَلَّا يَرْجِعُ إِلَيْهِمْ قَوْلًا وَلَا يَمْلِكُ لَهُمْ ضَرًّا وَلَا نَفْعًا
20:89
Аллаһ әйтә: "Әйә алар белмиләрме бу бозау, аларга һичнәрсә сөйләмәс, әгәр бозауның үзенә сөйләсәләр, җавап бирмәс, вә аларга файда китерергә дә, зарар китерергә дә кадир булмас." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:90
وَلَقَدْ قَالَ لَهُمْ هَـٰرُونُ مِن قَبْلُ يَـٰقَوْمِ إِنَّمَا فُتِنتُم بِهِۦ ۖ وَإِنَّ رَبَّكُمُ ٱلرَّحْمَـٰنُ فَٱتَّبِعُونِى وَأَطِيعُوٓا۟ أَمْرِى
20:90
Муса таудан кайтмас борын Һарун әйткән иде: "Ий кавемем, сез ошбу бозау белән бәлаләндегез, зинһар аңа гыйбадәт итмәгез, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз – рәхмәт иясе Аллаһу тәгаләдер, миңа иярегез вә минем әмеремә итагать итегез!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:91
قَالُوا۟ لَن نَّبْرَحَ عَلَيْهِ عَـٰكِفِينَ حَتَّىٰ يَرْجِعَ إِلَيْنَا مُوسَىٰ
20:91
Кавеме Һарунга әйттеләр: "Муса кайткангача бозауга гыйбадәт кылудан туктамабыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:92
قَالَ يَـٰهَـٰرُونُ مَا مَنَعَكَ إِذْ رَأَيْتَهُمْ ضَلُّوٓا۟
20:92
Муса, кайткач, Һарунга әйтте: "Ий Һарун, кавемең бозауга табынып азган вакытта. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:93
أَلَّا تَتَّبِعَنِ ۖ أَفَعَصَيْتَ أَمْرِى
20:93
Миңа иярүдән сине нәрсә тыйды? Югыйсә минем әмеремә карыштыңмы?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:94
قَالَ يَبْنَؤُمَّ لَا تَأْخُذْ بِلِحْيَتِى وَلَا بِرَأْسِىٓ ۖ إِنِّى خَشِيتُ أَن تَقُولَ فَرَّقْتَ بَيْنَ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ وَلَمْ تَرْقُبْ قَوْلِى
20:94
Муса ачуланды вә Һарунның сакалыннан тартты. Һарун әйтте: "Ий анамның угълы, сакалымнан тотмагыл һәм башымнан да тотмагыл, алар минем сүземне тыңламадылар, әгәр мин алар белән сугышсам яки аларны ташлап китсәм, алар төрле фиркага бүленерләр дә, Ягькуб балаларын ник аердың дип әйтүеңнән һәм минем сүземне тотмадың, дип ачулануыңнан курыктым". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:95
قَالَ فَمَا خَطْبُكَ يَـٰسَـٰمِرِىُّ
20:95
Муса Самиридән: "Ник бозау ясадың", – дип сорады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:96
قَالَ بَصُرْتُ بِمَا لَمْ يَبْصُرُوا۟ بِهِۦ فَقَبَضْتُ قَبْضَةً مِّنْ أَثَرِ ٱلرَّسُولِ فَنَبَذْتُهَا وَكَذَٰلِكَ سَوَّلَتْ لِى نَفْسِى
20:96
Самири әйтте: "Ягъкуб балалары күрмәгән нәрсәне мин күрдем, Ул Җәбраил фәрештәдер, аның атының аягы эзеннән бер уч туфрак алдым, ул туфракны утка эрегән бизәкләр өстенә ыргыттым да бозау булды, шулай эшләргә нәфесем яхшы күрде." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:97
قَالَ فَٱذْهَبْ فَإِنَّ لَكَ فِى ٱلْحَيَوٰةِ أَن تَقُولَ لَا مِسَاسَ ۖ وَإِنَّ لَكَ مَوْعِدًا لَّن تُخْلَفَهُۥ ۖ وَٱنظُرْ إِلَىٰٓ إِلَـٰهِكَ ٱلَّذِى ظَلْتَ عَلَيْهِ عَاكِفًا ۖ لَّنُحَرِّقَنَّهُۥ ثُمَّ لَنَنسِفَنَّهُۥ فِى ٱلْيَمِّ نَسْفًا
20:97
Муса Самиригә әйтте: "Бар, арабыздан кит, ләкин һичкемгә катнаша алмассың һәм сиңа һичкем килә алмас, дөньядагы ґәзабың өстенә ахирәттә дә сиңа газап вәгъдә ителгән ки, аннан котыла алмассың. Ий Самири, кара минем Илаһәм дигән бозавыңны утта яндырабыз, соңра көлен күккә очырабыз! (Муса Самирине ком сахрәсенә куып җибәрә, шунда зәхмәтләнеп йөреп һәлак була.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:98
إِنَّمَآ إِلَـٰهُكُمُ ٱللَّهُ ٱلَّذِى لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۚ وَسِعَ كُلَّ شَىْءٍ عِلْمًا
20:98
Бәлки борчагызның да гыйбадәт кылырга тиешле булган Илаһәгез Аллаһу тәгаләдер, Аңардан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул үзе генә. Аның белеме һәрнәрсәдән киң булып, вөҗүдтә бар нәрсәне белеме эченә сыйдырды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:99
كَذَٰلِكَ نَقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ مَا قَدْ سَبَقَ ۚ وَقَدْ ءَاتَيْنَـٰكَ مِن لَّدُنَّا ذِكْرًا
20:99
Ий Мухәммәд г-м, әнә шулай үткәндәге кавемнәрнең хәбәрләрен сиңа укыйбыз. Тәхкыйк Без сиңа үз хозурыбыздан Коръәнне бирдек, ул Коръәндә һәрберсенең хәбәре бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:100
مَّنْ أَعْرَضَ عَنْهُ فَإِنَّهُۥ يَحْمِلُ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ وِزْرًا
20:100
Берәү Коръәннән баш тартса, әлбәттә, ул кеше кыямәт көнендә каты ґәзабны күтәрер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:101
خَـٰلِدِينَ فِيهِ ۖ وَسَآءَ لَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ حِمْلًا
20:101
Алар анда мәңге калырлар, ул газап аларга кыямәт көнне ни яман йөк булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:102
يَوْمَ يُنفَخُ فِى ٱلصُّورِ ۚ وَنَحْشُرُ ٱلْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ زُرْقًا
20:102
Кыямәт көнне сурга өрелер, ул көндә Коръән белән гамәл кылучыларны чагыр күзле итеп кубарырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:103
يَتَخَـٰفَتُونَ بَيْنَهُمْ إِن لَّبِثْتُمْ إِلَّا عَشْرًا
20:103
Алар үзара сөйләшерләр, сез дөньяда ун көн генә тордыгыз, дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:104
نَّحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَقُولُونَ إِذْ يَقُولُ أَمْثَلُهُمْ طَرِيقَةً إِن لَّبِثْتُمْ إِلَّا يَوْمًا
20:104
Без аларның әйткән сүзләрен беләбез, бәлки аларның гакылда камиллерәкләре әйтер: "Сез дөньяда бер генә көн тордыгыз", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:105
وَيَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلْجِبَالِ فَقُلْ يَنسِفُهَا رَبِّى نَسْفًا
20:105
Кыямәт көнендә таулар ничек булыр, дип синнән сорыйлар. Әйт: "Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып көл кеби очырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:106
فَيَذَرُهَا قَاعًا صَفْصَفًا
20:106
Соңра ул җирне тигез кылыр, үлән үсми торган итеп. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:107
لَّا تَرَىٰ فِيهَا عِوَجًا وَلَآ أَمْتًا
20:107
Ул җирдә чокыр һәм калкулыкны күрмәссең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:108
يَوْمَئِذٍ يَتَّبِعُونَ ٱلدَّاعِىَ لَا عِوَجَ لَهُۥ ۖ وَخَشَعَتِ ٱلْأَصْوَاتُ لِلرَّحْمَـٰنِ فَلَا تَسْمَعُ إِلَّا هَمْسًا
20:108
Ул көндә кешеләр, мәхшәр җиренә чакыручы Исрафил фәрештәгә иярерләр, ул чакыручыдан уңга-сулга борылу булмас, Аллаһудан куркып тавышлар йомшарыр, һәм анда сөйләшкән тавышны ишетмәссең, мәгәр бик йомшак сөйләшерләр, колакны сөйләүчеләрнең авызына терәгән хәлдә генә ишетелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:109
يَوْمَئِذٍ لَّا تَنفَعُ ٱلشَّفَـٰعَةُ إِلَّا مَنْ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحْمَـٰنُ وَرَضِىَ لَهُۥ قَوْلًا
20:109
Ул көндә һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ рөхсәт, биргән кешенеке генә һәм дөньяда вакытта хак сүзләрне сөйләгәне өчен Аллаһ аның сүзеннән разый булган кешенеке генә файда итәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:110
يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِهِۦ عِلْمًا
20:110
Аллаһ, кешеләрнең алларындагы эшләрен дә вә артларындагы эшләрен дә беләдер, әмма кешеләр, Аллаһуның үзен дә һәм эшен дә белмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:111
۞ وَعَنَتِ ٱلْوُجُوهُ لِلْحَىِّ ٱلْقَيُّومِ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنْ حَمَلَ ظُلْمًا
20:111
Ул көндә кешеләрнең йөзләре, һәрвакыт тере вә һәрвакыт барча вөҗүд өстеннән каим булучы Аллаһуга хошугъ итәрләр. Тәхкыйк һәлак булды, Коръән белән гамәл итмичә золымны йөкләгән кеше. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:112
وَمَن يَعْمَلْ مِنَ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَا يَخَافُ ظُلْمًا وَلَا هَضْمًا
20:112
Берәү мөэмин хәлендә изге гамәлләрдән кылса, ул кешегә гөнаһын арттырып һәм сәвабын киметеп золым итү куркынычы булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:113
وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَـٰهُ قُرْءَانًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفْنَا فِيهِ مِنَ ٱلْوَعِيدِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ أَوْ يُحْدِثُ لَهُمْ ذِكْرًا
20:113
Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:114
فَتَعَـٰلَى ٱللَّهُ ٱلْمَلِكُ ٱلْحَقُّ ۗ وَلَا تَعْجَلْ بِٱلْقُرْءَانِ مِن قَبْلِ أَن يُقْضَىٰٓ إِلَيْكَ وَحْيُهُۥ ۖ وَقُل رَّبِّ زِدْنِى عِلْمًا
20:114
Аллаһу тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:115
وَلَقَدْ عَهِدْنَآ إِلَىٰٓ ءَادَمَ مِن قَبْلُ فَنَسِىَ وَلَمْ نَجِدْ لَهُۥ عَزْمًا
20:115
Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:116
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَـٰٓئِكَةِ ٱسْجُدُوا۟ لِـَٔادَمَ فَسَجَدُوٓا۟ إِلَّآ إِبْلِيسَ أَبَىٰ
20:116
Фәрештәләргә, хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әйткән вакытыбызда фәрештәләр һәммәсе сәҗдәгә киттеләр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, Аллаһ әмереннән баш тартты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:117
فَقُلْنَا يَـٰٓـَٔادَمُ إِنَّ هَـٰذَا عَدُوٌّ لَّكَ وَلِزَوْجِكَ فَلَا يُخْرِجَنَّكُمَا مِنَ ٱلْجَنَّةِ فَتَشْقَىٰٓ
20:117
Әйттек: "Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:118
إِنَّ لَكَ أَلَّا تَجُوعَ فِيهَا وَلَا تَعْرَىٰ
20:118
Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:119
وَأَنَّكَ لَا تَظْمَؤُا۟ فِيهَا وَلَا تَضْحَىٰ
20:119
Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:120
فَوَسْوَسَ إِلَيْهِ ٱلشَّيْطَـٰنُ قَالَ يَـٰٓـَٔادَمُ هَلْ أَدُلُّكَ عَلَىٰ شَجَرَةِ ٱلْخُلْدِ وَمُلْكٍ لَّا يَبْلَىٰ
20:120
Шайтан Адәмгә вәсвәсә кылды вә әйтте: "Ий Адәм, җәннәттә мәңге калуга вә бетми торган байлыкка ия булуга сәбәпле җимешне сезгә күрсәтимме" – дип хәрам җимешне ашарга кызыктырды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:121
فَأَكَلَا مِنْهَا فَبَدَتْ لَهُمَا سَوْءَٰتُهُمَا وَطَفِقَا يَخْصِفَانِ عَلَيْهِمَا مِن وَرَقِ ٱلْجَنَّةِ ۚ وَعَصَىٰٓ ءَادَمُ رَبَّهُۥ فَغَوَىٰ
20:121
Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:122
ثُمَّ ٱجْتَبَـٰهُ رَبُّهُۥ فَتَابَ عَلَيْهِ وَهَدَىٰ
20:122
Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:123
قَالَ ٱهْبِطَا مِنْهَا جَمِيعًۢا ۖ بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ ۖ فَإِمَّا يَأْتِيَنَّكُم مِّنِّى هُدًى فَمَنِ ٱتَّبَعَ هُدَاىَ فَلَا يَضِلُّ وَلَا يَشْقَىٰ
20:123
Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: "Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:124
وَمَنْ أَعْرَضَ عَن ذِكْرِى فَإِنَّ لَهُۥ مَعِيشَةً ضَنكًا وَنَحْشُرُهُۥ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ أَعْمَىٰ
20:124
Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:125
قَالَ رَبِّ لِمَ حَشَرْتَنِىٓ أَعْمَىٰ وَقَدْ كُنتُ بَصِيرًا
20:125
Сукыр хәлендә кубарылгач әйтте: "Йә Рабби мине ни өчен сукыр хәлемдә кубардың, бит мин дөньяда вакытымда күзле идем?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:126
قَالَ كَذَٰلِكَ أَتَتْكَ ءَايَـٰتُنَا فَنَسِيتَهَا ۖ وَكَذَٰلِكَ ٱلْيَوْمَ تُنسَىٰ
20:126
Аллаһ әйтер: "Әйе, эш син әйткәнчәдер, дөньяда вакытыгызда Без сезгә күз, колак, тел һәм гакыл биргән идек һәм һәрнәрсәне бәян итүче китап иңдергән идек, ләкин сез Безнең аятьләребезне оныттыгыз һич кирәксенмәдегез, Безнең аятьләребезне онытканың кеби, бүген җәһәннәмдә калып онытылырсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:127
وَكَذَٰلِكَ نَجْزِى مَنْ أَسْرَفَ وَلَمْ يُؤْمِنۢ بِـَٔايَـٰتِ رَبِّهِۦ ۚ وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَشَدُّ وَأَبْقَىٰٓ
20:127
Нәфесенә ияреп чиктән үтеп киткән һәм Раббысының аятьләренә ышанмаган кешеләргә дә шундый җәза бирәчәкбез, ахирәт ґәзабы, әлбәттә, дөньяныкыннан катырак һәм мәңге калучырак. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:128
أَفَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّنَ ٱلْقُرُونِ يَمْشُونَ فِى مَسَـٰكِنِهِمْ ۗ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّأُو۟لِى ٱلنُّهَىٰ
20:128
Әйә кешеләргә Коръән бәян итмәдеме – әүвәлгеләрдән күпме өммәтне һәлак иттек, бит бүгенге кәферләр Без һәлак иткән кәферләрнең җирләреннән үтеп йөриләр, аларның шулай, Аллаһ ґәзабы белән һәлак булуларында, әлбәттә, гакыл ияләренә зур гыйбрәт бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:129
وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَكَانَ لِزَامًا وَأَجَلٌ مُّسَمًّى
20:129
Хәзерге кәферләргә ґәзабны кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде һәм кыямәт көне вә һәркем үләчәк көне билгеләнмәгән булса иде, әлбәттә аларга ґәзаб дөньяда лязем булыр иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:130
فَٱصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ قَبْلَ طُلُوعِ ٱلشَّمْسِ وَقَبْلَ غُرُوبِهَا ۖ وَمِنْ ءَانَآئِ ٱلَّيْلِ فَسَبِّحْ وَأَطْرَافَ ٱلنَّهَارِ لَعَلَّكَ تَرْضَىٰ
20:130
Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:131
وَلَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّنْهُمْ زَهْرَةَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ ۚ وَرِزْقُ رَبِّكَ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
20:131
Без кәферләрне файдаландырган дөнья байлыгына күзләреңне сузма, ул байлык дөнья тереклегенең зиннәте, аларга ул байлыкны сынар өчен бирәбез, шөкер итмәсәләр ґәзаб кылыр өчен. Раббыңның сиңа хәзерләгән ризыклары хәерлерәк һәм мәңгелегрәк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:132
وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِٱلصَّلَوٰةِ وَٱصْطَبِرْ عَلَيْهَا ۖ لَا نَسْـَٔلُكَ رِزْقًا ۖ نَّحْنُ نَرْزُقُكَ ۗ وَٱلْعَـٰقِبَةُ لِلتَّقْوَىٰ
20:132
Ий Мухәммәд г-м! Өй әһлеңне вә өммәтеңне намаз укырга боер, ярлы булсаң да намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит, Без синнән ризык сорамыйбыз, бәлки Без сине үзебез ризыкландырабыз, бит эшнең ахырдагы уңышы вә шатлыгы тәкъва кешеләр өчендер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:133
وَقَالُوا۟ لَوْلَا يَأْتِينَا بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّهِۦٓ ۚ أَوَلَمْ تَأْتِهِم بَيِّنَةُ مَا فِى ٱلصُّحُفِ ٱلْأُولَىٰ
20:133
Мөшрикләр әйттеләр: "Мухәммәд г-м үзенең пәйгамбәрлегенә дәлаләт итә торган берәр могҗиза күрсәтсә, ни булыр иде". Әйә аларга әүвәлге китапларда ачык аятьләр вә могҗизаләр килмәдеме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:134
وَلَوْ أَنَّآ أَهْلَكْنَـٰهُم بِعَذَابٍ مِّن قَبْلِهِۦ لَقَالُوا۟ رَبَّنَا لَوْلَآ أَرْسَلْتَ إِلَيْنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ ءَايَـٰتِكَ مِن قَبْلِ أَن نَّذِلَّ وَنَخْزَىٰ
20:134
Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
20:135
قُلْ كُلٌّ مُّتَرَبِّصٌ فَتَرَبَّصُوا۟ ۖ فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ أَصْحَـٰبُ ٱلصِّرَٰطِ ٱلسَّوِىِّ وَمَنِ ٱهْتَدَىٰ
20:135
Әйт: "Барча кешеләр эшләренең ахыр хәлен көтмәктәләр, сез дә көтегез, әлбәттә, тиздән белерсез туры вә хак юл кешеләре кемнәр икәнен һәм азгынлыктан чыгып хак юлга, ягъни Коръән юлына күнелгән кешеләр кемнәр икәнен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)