Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

36 Yā-Sīn يس

< Previous   83 Āyah   Ya Sin      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

36:1 يسٓ
36:1 Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:2 وَٱلْقُرْءَانِ ٱلْحَكِيمِ
36:2 Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:3 إِنَّكَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
36:3 Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:4 عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ
36:4 Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:5 تَنزِيلَ ٱلْعَزِيزِ ٱلرَّحِيمِ
36:5 Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:6 لِتُنذِرَ قَوْمًا مَّآ أُنذِرَ ءَابَآؤُهُمْ فَهُمْ غَـٰفِلُونَ
36:6 Аталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:7 لَقَدْ حَقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَىٰٓ أَكْثَرِهِمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
36:7 Тәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:8 إِنَّا جَعَلْنَا فِىٓ أَعْنَـٰقِهِمْ أَغْلَـٰلًا فَهِىَ إِلَى ٱلْأَذْقَانِ فَهُم مُّقْمَحُونَ
36:8 Тәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:9 وَجَعَلْنَا مِنۢ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ سَدًّا وَمِنْ خَلْفِهِمْ سَدًّا فَأَغْشَيْنَـٰهُمْ فَهُمْ لَا يُبْصِرُونَ
36:9 Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:10 وَسَوَآءٌ عَلَيْهِمْ ءَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
36:10 Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:11 إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلذِّكْرَ وَخَشِىَ ٱلرَّحْمَـٰنَ بِٱلْغَيْبِ ۖ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَةٍ وَأَجْرٍ كَرِيمٍ
36:11 Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:12 إِنَّا نَحْنُ نُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا۟ وَءَاثَـٰرَهُمْ ۚ وَكُلَّ شَىْءٍ أَحْصَيْنَـٰهُ فِىٓ إِمَامٍ مُّبِينٍ
36:12 Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:13 وَٱضْرِبْ لَهُم مَّثَلًا أَصْحَـٰبَ ٱلْقَرْيَةِ إِذْ جَآءَهَا ٱلْمُرْسَلُونَ
36:13 Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:14 إِذْ أَرْسَلْنَآ إِلَيْهِمُ ٱثْنَيْنِ فَكَذَّبُوهُمَا فَعَزَّزْنَا بِثَالِثٍ فَقَالُوٓا۟ إِنَّآ إِلَيْكُم مُّرْسَلُونَ
36:14 Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:15 قَالُوا۟ مَآ أَنتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا وَمَآ أَنزَلَ ٱلرَّحْمَـٰنُ مِن شَىْءٍ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا تَكْذِبُونَ
36:15 Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:16 قَالُوا۟ رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّآ إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ
36:16 Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:17 وَمَا عَلَيْنَآ إِلَّا ٱلْبَلَـٰغُ ٱلْمُبِينُ
36:17 сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:18 قَالُوٓا۟ إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ ۖ لَئِن لَّمْ تَنتَهُوا۟ لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُم مِّنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ
36:18 Ул кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:19 قَالُوا۟ طَـٰٓئِرُكُم مَّعَكُمْ ۚ أَئِن ذُكِّرْتُم ۚ بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ مُّسْرِفُونَ
36:19 Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:20 وَجَآءَ مِنْ أَقْصَا ٱلْمَدِينَةِ رَجُلٌ يَسْعَىٰ قَالَ يَـٰقَوْمِ ٱتَّبِعُوا۟ ٱلْمُرْسَلِينَ
36:20 Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:21 ٱتَّبِعُوا۟ مَن لَّا يَسْـَٔلُكُمْ أَجْرًا وَهُم مُّهْتَدُونَ
36:21 Ошбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: "Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:22 وَمَا لِىَ لَآ أَعْبُدُ ٱلَّذِى فَطَرَنِى وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
36:22 Мөселман булган ир аларга әйтте: "Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:23 ءَأَتَّخِذُ مِن دُونِهِۦٓ ءَالِهَةً إِن يُرِدْنِ ٱلرَّحْمَـٰنُ بِضُرٍّ لَّا تُغْنِ عَنِّى شَفَـٰعَتُهُمْ شَيْـًٔا وَلَا يُنقِذُونِ
36:23 Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:24 إِنِّىٓ إِذًا لَّفِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
36:24 Әгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас." Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:25 إِنِّىٓ ءَامَنتُ بِرَبِّكُمْ فَٱسْمَعُونِ
36:25 Аның ахыр сүзе: "Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем", – дигән сүз булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:26 قِيلَ ٱدْخُلِ ٱلْجَنَّةَ ۖ قَالَ يَـٰلَيْتَ قَوْمِى يَعْلَمُونَ
36:26 Бу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: "Җәннәткә кер", – диелде. Һәм ул әйтте: "Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:27 بِمَا غَفَرَ لِى رَبِّى وَجَعَلَنِى مِنَ ٱلْمُكْرَمِينَ
36:27 Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр", – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:28 ۞ وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَىٰ قَوْمِهِۦ مِنۢ بَعْدِهِۦ مِن جُندٍ مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَمَا كُنَّا مُنزِلِينَ
36:28 Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:29 إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ خَـٰمِدُونَ
36:29 Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:30 يَـٰحَسْرَةً عَلَى ٱلْعِبَادِ ۚ مَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
36:30 Үзләрен Аллаһуның, рәхмәтенә вә җәннәтенә чакыру өчен килгән пәйгамбәрне инкяр итеп, төрлечә мәсхәрә кылучы кәферләрнең хәлләре ни үкенечле вә ни хәсрәтле һәм мәңгегә ґәзабта калудыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:31 أَلَمْ يَرَوْا۟ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّنَ ٱلْقُرُونِ أَنَّهُمْ إِلَيْهِمْ لَا يَرْجِعُونَ
36:31 Әйә хәзерге кәферләр күрмиләрме, белмиләрме, әүвәлге кәферләрдән күпме кәфер шәһәрләрен һәлак иттек, ул һәлак булган кәферләр, һәлак булмаган кәферләр янына терелеп кайтмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:32 وَإِن كُلٌّ لَّمَّا جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ
36:32 Кешеләр кыямәт көнне һәммәсе Минем хозурыма җыелырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:33 وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلْأَرْضُ ٱلْمَيْتَةُ أَحْيَيْنَـٰهَا وَأَخْرَجْنَا مِنْهَا حَبًّا فَمِنْهُ يَأْكُلُونَ
36:33 Үлгән җирне су иңдереп, һаваны җылытып тергезүебез әлбәттә, Безнең кодрәтебезгә һәм мәетләрне тергезәчәгебезгә ачык дәлилдер, вә ул җирдән кешеләр һәм хайваннар ашый торган күп төрле ризыклар чыгардык, шуларны уйлап карамыйлармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:34 وَجَعَلْنَا فِيهَا جَنَّـٰتٍ مِّن نَّخِيلٍ وَأَعْنَـٰبٍ وَفَجَّرْنَا فِيهَا مِنَ ٱلْعُيُونِ
36:34 Янә Без җир өстендә хөрмә, йөзем бакчаларын бар кылдык һәм ул бакчаларда елгалар агыздык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:35 لِيَأْكُلُوا۟ مِن ثَمَرِهِۦ وَمَا عَمِلَتْهُ أَيْدِيهِمْ ۖ أَفَلَا يَشْكُرُونَ
36:35 Җимешләрен кешеләр ашап файдалансыннар өчен ул бакчалармы халык кылдык, бит кешеләр ул җимешләрне берсен дә куллары белән ясамадылар, бәлки Аллаһ кодрәте белән төзелделәр, шуларны фикерләп Аллаһуга шөкер итмиләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:36 سُبْحَـٰنَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَزْوَٰجَ كُلَّهَا مِمَّا تُنۢبِتُ ٱلْأَرْضُ وَمِنْ أَنفُسِهِمْ وَمِمَّا لَا يَعْلَمُونَ
36:36 Җир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:37 وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلَّيْلُ نَسْلَخُ مِنْهُ ٱلنَّهَارَ فَإِذَا هُم مُّظْلِمُونَ
36:37 Без кичтән көндезне суырып алабыз да кешеләр һәм җир өсте караңгыда кала, бу эштә дә Аллаһуның кодрәтенә дәлил бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:38 وَٱلشَّمْسُ تَجْرِى لِمُسْتَقَرٍّ لَّهَا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ ٱلْعَزِيزِ ٱلْعَلِيمِ
36:38 Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:39 وَٱلْقَمَرَ قَدَّرْنَـٰهُ مَنَازِلَ حَتَّىٰ عَادَ كَٱلْعُرْجُونِ ٱلْقَدِيمِ
36:39 Вә айның йөрешенә урыннар билгеләдек, хәтта ай беткәндә яки туганда күренештә нечкә булып хөрмә агачының кәкре нечкә ботагына охшап кала. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:40 لَا ٱلشَّمْسُ يَنۢبَغِى لَهَآ أَن تُدْرِكَ ٱلْقَمَرَ وَلَا ٱلَّيْلُ سَابِقُ ٱلنَّهَارِ ۚ وَكُلٌّ فِى فَلَكٍ يَسْبَحُونَ
36:40 Кояшның айга ирешмәклеге һәм кичнең көндездән элек килеше дөрес түгел, ягъни бу эш булмас, кояш белән ай һәм башкалары һәммәсе һава бушлыгында йөзеп йөриләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:41 وَءَايَةٌ لَّهُمْ أَنَّا حَمَلْنَا ذُرِّيَّتَهُمْ فِى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ
36:41 Янә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:42 وَخَلَقْنَا لَهُم مِّن مِّثْلِهِۦ مَا يَرْكَبُونَ
36:42 Янә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:43 وَإِن نَّشَأْ نُغْرِقْهُمْ فَلَا صَرِيخَ لَهُمْ وَلَا هُمْ يُنقَذُونَ
36:43 Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:44 إِلَّا رَحْمَةً مِّنَّا وَمَتَـٰعًا إِلَىٰ حِينٍ
36:44 Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:45 وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّقُوا۟ مَا بَيْنَ أَيْدِيكُمْ وَمَا خَلْفَكُمْ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
36:45 Әгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:46 وَمَا تَأْتِيهِم مِّنْ ءَايَةٍ مِّنْ ءَايَـٰتِ رَبِّهِمْ إِلَّا كَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ
36:46 Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:47 وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ أَنفِقُوا۟ مِمَّا رَزَقَكُمُ ٱللَّهُ قَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَنُطْعِمُ مَن لَّوْ يَشَآءُ ٱللَّهُ أَطْعَمَهُۥٓ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
36:47 Әгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:48 وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَـٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
36:48 Коръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: "Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип сорыйлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:49 مَا يَنظُرُونَ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً تَأْخُذُهُمْ وَهُمْ يَخِصِّمُونَ
36:49 Ул кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:50 فَلَا يَسْتَطِيعُونَ تَوْصِيَةً وَلَآ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمْ يَرْجِعُونَ
36:50 Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:51 وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَإِذَا هُم مِّنَ ٱلْأَجْدَاثِ إِلَىٰ رَبِّهِمْ يَنسِلُونَ
36:51 Сурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:52 قَالُوا۟ يَـٰوَيْلَنَا مَنۢ بَعَثَنَا مِن مَّرْقَدِنَا ۜ ۗ هَـٰذَا مَا وَعَدَ ٱلرَّحْمَـٰنُ وَصَدَقَ ٱلْمُرْسَلُونَ
36:52 Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: "Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:53 إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ
36:53 Фәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:54 فَٱلْيَوْمَ لَا تُظْلَمُ نَفْسٌ شَيْـًٔا وَلَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
36:54 Бу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:55 إِنَّ أَصْحَـٰبَ ٱلْجَنَّةِ ٱلْيَوْمَ فِى شُغُلٍ فَـٰكِهُونَ
36:55 Ул көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:56 هُمْ وَأَزْوَٰجُهُمْ فِى ظِلَـٰلٍ عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ مُتَّكِـُٔونَ
36:56 Ул мөэминнәр вә хатыннары күләгәлектә яхшы диваннарда утырып шатланып сөйләшерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:57 لَهُمْ فِيهَا فَـٰكِهَةٌ وَلَهُم مَّا يَدَّعُونَ
36:57 Аларга җәннәттә тәмле җимешләр вә күңелләре теләгән нәрсәләр бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:58 سَلَـٰمٌ قَوْلًا مِّن رَّبٍّ رَّحِيمٍ
36:58 Аларга җәннәттә рәхимле булган Аллаһудан сәлам бүләге дә ирешер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:59 وَٱمْتَـٰزُوا۟ ٱلْيَوْمَ أَيُّهَا ٱلْمُجْرِمُونَ
36:59 Ий имансыз динсезләр, яки Коръән белән гамәл кылмаучылар, Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрдән аерылыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:60 ۞ أَلَمْ أَعْهَدْ إِلَيْكُمْ يَـٰبَنِىٓ ءَادَمَ أَن لَّا تَعْبُدُوا۟ ٱلشَّيْطَـٰنَ ۖ إِنَّهُۥ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
36:60 Ий Адәм балалары, Мин сезгә ґәһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:61 وَأَنِ ٱعْبُدُونِى ۚ هَـٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
36:61 Сез Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, Миңа гына гыйбадәт кылу һәм Мин күрсәткән юлдан гына бару – шулдыр туры юл", – дип әйтмәдемме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:62 وَلَقَدْ أَضَلَّ مِنكُمْ جِبِلًّا كَثِيرًا ۖ أَفَلَمْ تَكُونُوا۟ تَعْقِلُونَ
36:62 Тәхкыйк ул шайтан Сезләрдән бик күпләрне адаштырды, аздырды шуны уйлап карамыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:63 هَـٰذِهِۦ جَهَنَّمُ ٱلَّتِى كُنتُمْ تُوعَدُونَ
36:63 Менә бу алдыгыздагы нәрсә, егәр иман китермәсәгез һәм Аллаһуга итагать итмәсәгез сезгә шул булыр дип вәгъдә ителгән җәһәннәмдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:64 ٱصْلَوْهَا ٱلْيَوْمَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
36:64 Дөньяда имансыз, динсез булганыгыз өчен, бүген шул җәһәннәмгә кереп аның каты ґәзабын татыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:65 ٱلْيَوْمَ نَخْتِمُ عَلَىٰٓ أَفْوَٰهِهِمْ وَتُكَلِّمُنَآ أَيْدِيهِمْ وَتَشْهَدُ أَرْجُلُهُم بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
36:65 Мәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:66 وَلَوْ نَشَآءُ لَطَمَسْنَا عَلَىٰٓ أَعْيُنِهِمْ فَٱسْتَبَقُوا۟ ٱلصِّرَٰطَ فَأَنَّىٰ يُبْصِرُونَ
36:66 Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:67 وَلَوْ نَشَآءُ لَمَسَخْنَـٰهُمْ عَلَىٰ مَكَانَتِهِمْ فَمَا ٱسْتَطَـٰعُوا۟ مُضِيًّا وَلَا يَرْجِعُونَ
36:67 Әгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:68 وَمَن نُّعَمِّرْهُ نُنَكِّسْهُ فِى ٱلْخَلْقِ ۖ أَفَلَا يَعْقِلُونَ
36:68 Әгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:69 وَمَا عَلَّمْنَـٰهُ ٱلشِّعْرَ وَمَا يَنۢبَغِى لَهُۥٓ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ وَقُرْءَانٌ مُّبِينٌ
36:69 Без Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:70 لِّيُنذِرَ مَن كَانَ حَيًّا وَيَحِقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَى ٱلْكَـٰفِرِينَ
36:70 Ул Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:71 أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا خَلَقْنَا لَهُم مِّمَّا عَمِلَتْ أَيْدِينَآ أَنْعَـٰمًا فَهُمْ لَهَا مَـٰلِكُونَ
36:71 Ул кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:72 وَذَلَّلْنَـٰهَا لَهُمْ فَمِنْهَا رَكُوبُهُمْ وَمِنْهَا يَأْكُلُونَ
36:72 Вә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:73 وَلَهُمْ فِيهَا مَنَـٰفِعُ وَمَشَارِبُ ۖ أَفَلَا يَشْكُرُونَ
36:73 Вә ул хайваннарда аларга төрле файдалар бар һәм эчемлекләр дә бар. Шуларның барын да Аллаһ биргән дип Аллаһуга шөкер итмиләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:74 وَٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ ءَالِهَةً لَّعَلَّهُمْ يُنصَرُونَ
36:74 Мөшрикләр, шаять безгә ярдәм итәрләр, дип, Аллаһудан башка Илаһәлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:75 لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَهُمْ وَهُمْ لَهُمْ جُندٌ مُّحْضَرُونَ
36:75 Мөшрикләрнең ясаган сынымнары үзләре өчен хәзерләгән гаскәрләре булсалар да, аларга ярдәм итәргә кадир булмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:76 فَلَا يَحْزُنكَ قَوْلُهُمْ ۘ إِنَّا نَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ
36:76 Ий Мухәммәд г-м, кәферләрнең мәгънәсез яман сүзләре өчен хәсрәтләнмә! Без аларның күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын бирербез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:77 أَوَلَمْ يَرَ ٱلْإِنسَـٰنُ أَنَّا خَلَقْنَـٰهُ مِن نُّطْفَةٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيمٌ مُّبِينٌ
36:77 Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:78 وَضَرَبَ لَنَا مَثَلًا وَنَسِىَ خَلْقَهُۥ ۖ قَالَ مَن يُحْىِ ٱلْعِظَـٰمَ وَهِىَ رَمِيمٌ
36:78 Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:79 قُلْ يُحْيِيهَا ٱلَّذِىٓ أَنشَأَهَآ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ
36:79 Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:80 ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلشَّجَرِ ٱلْأَخْضَرِ نَارًا فَإِذَآ أَنتُم مِّنْهُ تُوقِدُونَ
36:80 Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:81 أَوَلَيْسَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِقَـٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يَخْلُقَ مِثْلَهُم ۚ بَلَىٰ وَهُوَ ٱلْخَلَّـٰقُ ٱلْعَلِيمُ
36:81 Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:82 إِنَّمَآ أَمْرُهُۥٓ إِذَآ أَرَادَ شَيْـًٔا أَن يَقُولَ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
36:82 Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

36:83 فَسُبْحَـٰنَ ٱلَّذِى بِيَدِهِۦ مَلَكُوتُ كُلِّ شَىْءٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
36:83 Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)