Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

95 At-Tīn ٱلتِّين

< Previous   8 Āyah   The Fig      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

95:1 وَٱلتِّينِ وَٱلزَّيْتُونِ
95:1 Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:2 وَطُورِ سِينِينَ
95:2 Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:3 وَهَـٰذَا ٱلْبَلَدِ ٱلْأَمِينِ
95:3 Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:4 لَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ فِىٓ أَحْسَنِ تَقْوِيمٍ
95:4 Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:5 ثُمَّ رَدَدْنَـٰهُ أَسْفَلَ سَـٰفِلِينَ
95:5 Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:6 إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ فَلَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ
95:6 Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:7 فَمَا يُكَذِّبُكَ بَعْدُ بِٱلدِّينِ
95:7 Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

95:8 أَلَيْسَ ٱللَّهُ بِأَحْكَمِ ٱلْحَـٰكِمِينَ
95:8 Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)