Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

15 Al-Ĥijr ٱلْحِجْر

< Previous   99 Āyah   The Rocky Tract      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

15:1 الٓر ۚ تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱلْكِتَـٰبِ وَقُرْءَانٍ مُّبِينٍ
15:1 Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:2 رُّبَمَا يَوَدُّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْ كَانُوا۟ مُسْلِمِينَ
15:2 Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:3 ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا۟ وَيَتَمَتَّعُوا۟ وَيُلْهِهِمُ ٱلْأَمَلُ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
15:3 Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:4 وَمَآ أَهْلَكْنَا مِن قَرْيَةٍ إِلَّا وَلَهَا كِتَابٌ مَّعْلُومٌ
15:4 Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:5 مَّا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَـْٔخِرُونَ
15:5 Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:6 وَقَالُوا۟ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِى نُزِّلَ عَلَيْهِ ٱلذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُونٌ
15:6 Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:7 لَّوْ مَا تَأْتِينَا بِٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ
15:7 Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:8 مَا نُنَزِّلُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَمَا كَانُوٓا۟ إِذًا مُّنظَرِينَ
15:8 Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:9 إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا ٱلذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُۥ لَحَـٰفِظُونَ
15:9 Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:10 وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ فِى شِيَعِ ٱلْأَوَّلِينَ
15:10 Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:11 وَمَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
15:11 Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:12 كَذَٰلِكَ نَسْلُكُهُۥ فِى قُلُوبِ ٱلْمُجْرِمِينَ
15:12 Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:13 لَا يُؤْمِنُونَ بِهِۦ ۖ وَقَدْ خَلَتْ سُنَّةُ ٱلْأَوَّلِينَ
15:13 Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте, боларга да шул ґәзаб булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:14 وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِم بَابًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ فَظَلُّوا۟ فِيهِ يَعْرُجُونَ
15:14 Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:15 لَقَالُوٓا۟ إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَـٰرُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْمٌ مَّسْحُورُونَ
15:15 әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:16 وَلَقَدْ جَعَلْنَا فِى ٱلسَّمَآءِ بُرُوجًا وَزَيَّنَّـٰهَا لِلنَّـٰظِرِينَ
15:16 Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән зиннәтле иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:17 وَحَفِظْنَـٰهَا مِن كُلِّ شَيْطَـٰنٍ رَّجِيمٍ
15:17 Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:18 إِلَّا مَنِ ٱسْتَرَقَ ٱلسَّمْعَ فَأَتْبَعَهُۥ شِهَابٌ مُّبِينٌ
15:18 Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:19 وَٱلْأَرْضَ مَدَدْنَـٰهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَٰسِىَ وَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ شَىْءٍ مَّوْزُونٍ
15:19 Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:20 وَجَعَلْنَا لَكُمْ فِيهَا مَعَـٰيِشَ وَمَن لَّسْتُمْ لَهُۥ بِرَٰزِقِينَ
15:20 Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:21 وَإِن مِّن شَىْءٍ إِلَّا عِندَنَا خَزَآئِنُهُۥ وَمَا نُنَزِّلُهُۥٓ إِلَّا بِقَدَرٍ مَّعْلُومٍ
15:21 Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:22 وَأَرْسَلْنَا ٱلرِّيَـٰحَ لَوَٰقِحَ فَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَسْقَيْنَـٰكُمُوهُ وَمَآ أَنتُمْ لَهُۥ بِخَـٰزِنِينَ
15:22 Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:23 وَإِنَّا لَنَحْنُ نُحْىِۦ وَنُمِيتُ وَنَحْنُ ٱلْوَٰرِثُونَ
15:23 Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:24 وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَقْدِمِينَ مِنكُمْ وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَـْٔخِرِينَ
15:24 Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:25 وَإِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَحْشُرُهُمْ ۚ إِنَّهُۥ حَكِيمٌ عَلِيمٌ
15:25 Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:26 وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ مِن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
15:26 Тәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:27 وَٱلْجَآنَّ خَلَقْنَـٰهُ مِن قَبْلُ مِن نَّارِ ٱلسَّمُومِ
15:27 Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:28 وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَـٰٓئِكَةِ إِنِّى خَـٰلِقٌۢ بَشَرًا مِّن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
15:28 Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:29 فَإِذَا سَوَّيْتُهُۥ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِن رُّوحِى فَقَعُوا۟ لَهُۥ سَـٰجِدِينَ
15:29 Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:30 فَسَجَدَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
15:30 Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:31 إِلَّآ إِبْلِيسَ أَبَىٰٓ أَن يَكُونَ مَعَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
15:31 Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:32 قَالَ يَـٰٓإِبْلِيسُ مَا لَكَ أَلَّا تَكُونَ مَعَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
15:32 Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:33 قَالَ لَمْ أَكُن لِّأَسْجُدَ لِبَشَرٍ خَلَقْتَهُۥ مِن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
15:33 Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:34 قَالَ فَٱخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيمٌ
15:34 Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:35 وَإِنَّ عَلَيْكَ ٱللَّعْنَةَ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلدِّينِ
15:35 Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:36 قَالَ رَبِّ فَأَنظِرْنِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
15:36 Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:37 قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ ٱلْمُنظَرِينَ
15:37 Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:38 إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْوَقْتِ ٱلْمَعْلُومِ
15:38 Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:39 قَالَ رَبِّ بِمَآ أَغْوَيْتَنِى لَأُزَيِّنَنَّ لَهُمْ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
15:39 Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:40 إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ ٱلْمُخْلَصِينَ
15:40 Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:41 قَالَ هَـٰذَا صِرَٰطٌ عَلَىَّ مُسْتَقِيمٌ
15:41 Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:42 إِنَّ عِبَادِى لَيْسَ لَكَ عَلَيْهِمْ سُلْطَـٰنٌ إِلَّا مَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْغَاوِينَ
15:42 Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:43 وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمَوْعِدُهُمْ أَجْمَعِينَ
15:43 Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:44 لَهَا سَبْعَةُ أَبْوَٰبٍ لِّكُلِّ بَابٍ مِّنْهُمْ جُزْءٌ مَّقْسُومٌ
15:44 Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:45 إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّـٰتٍ وَعُيُونٍ
15:45 Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:46 ٱدْخُلُوهَا بِسَلَـٰمٍ ءَامِنِينَ
15:46 Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:47 وَنَزَعْنَا مَا فِى صُدُورِهِم مِّنْ غِلٍّ إِخْوَٰنًا عَلَىٰ سُرُرٍ مُّتَقَـٰبِلِينَ
15:47 Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:48 لَا يَمَسُّهُمْ فِيهَا نَصَبٌ وَمَا هُم مِّنْهَا بِمُخْرَجِينَ
15:48 Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:49 ۞ نَبِّئْ عِبَادِىٓ أَنِّىٓ أَنَا ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ
15:49 Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:50 وَأَنَّ عَذَابِى هُوَ ٱلْعَذَابُ ٱلْأَلِيمُ
15:50 Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:51 وَنَبِّئْهُمْ عَن ضَيْفِ إِبْرَٰهِيمَ
15:51 Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:52 إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَقَالُوا۟ سَلَـٰمًا قَالَ إِنَّا مِنكُمْ وَجِلُونَ
15:52 Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин сездән куркамын", – диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:53 قَالُوا۟ لَا تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَـٰمٍ عَلِيمٍ
15:53 Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:54 قَالَ أَبَشَّرْتُمُونِى عَلَىٰٓ أَن مَّسَّنِىَ ٱلْكِبَرُ فَبِمَ تُبَشِّرُونَ
15:54 Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:55 قَالُوا۟ بَشَّرْنَـٰكَ بِٱلْحَقِّ فَلَا تَكُن مِّنَ ٱلْقَـٰنِطِينَ
15:55 Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:56 قَالَ وَمَن يَقْنَطُ مِن رَّحْمَةِ رَبِّهِۦٓ إِلَّا ٱلضَّآلُّونَ
15:56 Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:57 قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا ٱلْمُرْسَلُونَ
15:57 Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:58 قَالُوٓا۟ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمٍ مُّجْرِمِينَ
15:58 Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:59 إِلَّآ ءَالَ لُوطٍ إِنَّا لَمُنَجُّوهُمْ أَجْمَعِينَ
15:59 Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:60 إِلَّا ٱمْرَأَتَهُۥ قَدَّرْنَآ ۙ إِنَّهَا لَمِنَ ٱلْغَـٰبِرِينَ
15:60 Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:61 فَلَمَّا جَآءَ ءَالَ لُوطٍ ٱلْمُرْسَلُونَ
15:61 Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:62 قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ مُّنكَرُونَ
15:62 Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:63 قَالُوا۟ بَلْ جِئْنَـٰكَ بِمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَمْتَرُونَ
15:63 Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:64 وَأَتَيْنَـٰكَ بِٱلْحَقِّ وَإِنَّا لَصَـٰدِقُونَ
15:64 Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:65 فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِّنَ ٱلَّيْلِ وَٱتَّبِعْ أَدْبَـٰرَهُمْ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنكُمْ أَحَدٌ وَٱمْضُوا۟ حَيْثُ تُؤْمَرُونَ
15:65 Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:66 وَقَضَيْنَآ إِلَيْهِ ذَٰلِكَ ٱلْأَمْرَ أَنَّ دَابِرَ هَـٰٓؤُلَآءِ مَقْطُوعٌ مُّصْبِحِينَ
15:66 Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:67 وَجَآءَ أَهْلُ ٱلْمَدِينَةِ يَسْتَبْشِرُونَ
15:67 Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:68 قَالَ إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ ضَيْفِى فَلَا تَفْضَحُونِ
15:68 Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:69 وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ
15:69 Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:70 قَالُوٓا۟ أَوَلَمْ نَنْهَكَ عَنِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
15:70 Кәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:71 قَالَ هَـٰٓؤُلَآءِ بَنَاتِىٓ إِن كُنتُمْ فَـٰعِلِينَ
15:71 Лут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып алыгыз!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:72 لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِى سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ
15:72 Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:73 فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُشْرِقِينَ
15:73 Кояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:74 فَجَعَلْنَا عَـٰلِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِّن سِجِّيلٍ
15:74 Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:75 إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّلْمُتَوَسِّمِينَ
15:75 Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:76 وَإِنَّهَا لَبِسَبِيلٍ مُّقِيمٍ
15:76 Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:77 إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّلْمُؤْمِنِينَ
15:77 Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:78 وَإِن كَانَ أَصْحَـٰبُ ٱلْأَيْكَةِ لَظَـٰلِمِينَ
15:78 Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:79 فَٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ وَإِنَّهُمَا لَبِإِمَامٍ مُّبِينٍ
15:79 Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:80 وَلَقَدْ كَذَّبَ أَصْحَـٰبُ ٱلْحِجْرِ ٱلْمُرْسَلِينَ
15:80 Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:81 وَءَاتَيْنَـٰهُمْ ءَايَـٰتِنَا فَكَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ
15:81 Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:82 وَكَانُوا۟ يَنْحِتُونَ مِنَ ٱلْجِبَالِ بُيُوتًا ءَامِنِينَ
15:82 Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:83 فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُصْبِحِينَ
15:83 Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:84 فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
15:84 Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:85 وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ ۗ وَإِنَّ ٱلسَّاعَةَ لَـَٔاتِيَةٌ ۖ فَٱصْفَحِ ٱلصَّفْحَ ٱلْجَمِيلَ
15:85 Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:86 إِنَّ رَبَّكَ هُوَ ٱلْخَلَّـٰقُ ٱلْعَلِيمُ
15:86 Дөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:87 وَلَقَدْ ءَاتَيْنَـٰكَ سَبْعًا مِّنَ ٱلْمَثَانِى وَٱلْقُرْءَانَ ٱلْعَظِيمَ
15:87 Дөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ґәзәмәтле Коръән Кәримне бирдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:88 لَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّنْهُمْ وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَٱخْفِضْ جَنَاحَكَ لِلْمُؤْمِنِينَ
15:88 Кәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм аларның иман китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән кеби шәфкать кыл! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:89 وَقُلْ إِنِّىٓ أَنَا ٱلنَّذِيرُ ٱلْمُبِينُ
15:89 Кешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:90 كَمَآ أَنزَلْنَا عَلَى ٱلْمُقْتَسِمِينَ
15:90 Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:91 ٱلَّذِينَ جَعَلُوا۟ ٱلْقُرْءَانَ عِضِينَ
15:91 Ул ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:92 فَوَرَبِّكَ لَنَسْـَٔلَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
15:92 Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:93 عَمَّا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
15:93 Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:94 فَٱصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ وَأَعْرِضْ عَنِ ٱلْمُشْرِكِينَ
15:94 Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:95 إِنَّا كَفَيْنَـٰكَ ٱلْمُسْتَهْزِءِينَ
15:95 Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:96 ٱلَّذِينَ يَجْعَلُونَ مَعَ ٱللَّهِ إِلَـٰهًا ءَاخَرَ ۚ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
15:96 Ул саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:97 وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّكَ يَضِيقُ صَدْرُكَ بِمَا يَقُولُونَ
15:97 Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең тарыгып хәтерең каладыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:98 فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَكُن مِّنَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
15:98 Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

15:99 وَٱعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّىٰ يَأْتِيَكَ ٱلْيَقِينُ
15:99 Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)