Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

92 Al-Layl ٱللَّيْل

< Previous   21 Āyah   The Night      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

92:1 وَٱلَّيْلِ إِذَا يَغْشَىٰ
92:1 Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:2 وَٱلنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّىٰ
92:2 Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:3 وَمَا خَلَقَ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰٓ
92:3 Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:4 إِنَّ سَعْيَكُمْ لَشَتَّىٰ
92:4 Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:5 فَأَمَّا مَنْ أَعْطَىٰ وَٱتَّقَىٰ
92:5 Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:6 وَصَدَّقَ بِٱلْحُسْنَىٰ
92:6 Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:7 فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلْيُسْرَىٰ
92:7 Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:8 وَأَمَّا مَنۢ بَخِلَ وَٱسْتَغْنَىٰ
92:8 Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:9 وَكَذَّبَ بِٱلْحُسْنَىٰ
92:9 Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:10 فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلْعُسْرَىٰ
92:10 Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:11 وَمَا يُغْنِى عَنْهُ مَالُهُۥٓ إِذَا تَرَدَّىٰٓ
92:11 Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:12 إِنَّ عَلَيْنَا لَلْهُدَىٰ
92:12 Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:13 وَإِنَّ لَنَا لَلْـَٔاخِرَةَ وَٱلْأُولَىٰ
92:13 Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:14 فَأَنذَرْتُكُمْ نَارًا تَلَظَّىٰ
92:14 Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:15 لَا يَصْلَىٰهَآ إِلَّا ٱلْأَشْقَى
92:15 Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:16 ٱلَّذِى كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
92:16 Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:17 وَسَيُجَنَّبُهَا ٱلْأَتْقَى
92:17 Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:18 ٱلَّذِى يُؤْتِى مَالَهُۥ يَتَزَكَّىٰ
92:18 Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:19 وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُۥ مِن نِّعْمَةٍ تُجْزَىٰٓ
92:19 Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:20 إِلَّا ٱبْتِغَآءَ وَجْهِ رَبِّهِ ٱلْأَعْلَىٰ
92:20 Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

92:21 وَلَسَوْفَ يَرْضَىٰ
92:21 Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)