Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

83 Al-Muţaffifīn ٱلْمُطَفِّفِين

< Previous   36 Āyah   The Defrauding      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

83:1 وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ
83:1 Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:2 ٱلَّذِينَ إِذَا ٱكْتَالُوا۟ عَلَى ٱلنَّاسِ يَسْتَوْفُونَ
83:2 Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:3 وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ
83:3 Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:4 أَلَا يَظُنُّ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ
83:4 Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:5 لِيَوْمٍ عَظِيمٍ
83:5 Олугъ кыямәт көнендә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:6 يَوْمَ يَقُومُ ٱلنَّاسُ لِرَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
83:6 Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:7 كَلَّآ إِنَّ كِتَـٰبَ ٱلْفُجَّارِ لَفِى سِجِّينٍ
83:7 Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:8 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سِجِّينٌ
83:8 Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:9 كِتَـٰبٌ مَّرْقُومٌ
83:9 Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:10 وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ
83:10 Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:11 ٱلَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ
83:11 Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:12 وَمَا يُكَذِّبُ بِهِۦٓ إِلَّا كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ
83:12 Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:13 إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَـٰتُنَا قَالَ أَسَـٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ
83:13 Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:14 كَلَّا ۖ بَلْ ۜ رَانَ عَلَىٰ قُلُوبِهِم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
83:14 Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:15 كَلَّآ إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ
83:15 Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:16 ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُوا۟ ٱلْجَحِيمِ
83:16 Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:17 ثُمَّ يُقَالُ هَـٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ
83:17 Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:18 كَلَّآ إِنَّ كِتَـٰبَ ٱلْأَبْرَارِ لَفِى عِلِّيِّينَ
83:18 Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:19 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا عِلِّيُّونَ
83:19 Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:20 كِتَـٰبٌ مَّرْقُومٌ
83:20 Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:21 يَشْهَدُهُ ٱلْمُقَرَّبُونَ
83:21 Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:22 إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ لَفِى نَعِيمٍ
83:22 Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:23 عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ
83:23 яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:24 تَعْرِفُ فِى وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ ٱلنَّعِيمِ
83:24 Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:25 يُسْقَوْنَ مِن رَّحِيقٍ مَّخْتُومٍ
83:25 Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:26 خِتَـٰمُهُۥ مِسْكٌ ۚ وَفِى ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ ٱلْمُتَنَـٰفِسُونَ
83:26 Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:27 وَمِزَاجُهُۥ مِن تَسْنِيمٍ
83:27 Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:28 عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا ٱلْمُقَرَّبُونَ
83:28 Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:29 إِنَّ ٱلَّذِينَ أَجْرَمُوا۟ كَانُوا۟ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ يَضْحَكُونَ
83:29 Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:30 وَإِذَا مَرُّوا۟ بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ
83:30 Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:31 وَإِذَا ٱنقَلَبُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمُ ٱنقَلَبُوا۟ فَكِهِينَ
83:31 Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:32 وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوٓا۟ إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ لَضَآلُّونَ
83:32 Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:33 وَمَآ أُرْسِلُوا۟ عَلَيْهِمْ حَـٰفِظِينَ
83:33 Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:34 فَٱلْيَوْمَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنَ ٱلْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ
83:34 Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:35 عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ
83:35 Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

83:36 هَلْ ثُوِّبَ ٱلْكُفَّارُ مَا كَانُوا۟ يَفْعَلُونَ
83:36 Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)