Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

51 Adh-Dhāriyāt ٱلذَّارِيَات

< Previous   60 Āyah   The Winnowing Winds      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

51:1 وَٱلذَّٰرِيَـٰتِ ذَرْوًا
51:1 Таратучы каты җил белән ант итәм. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:2 فَٱلْحَـٰمِلَـٰتِ وِقْرًا
51:2 Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:3 فَٱلْجَـٰرِيَـٰتِ يُسْرًا
51:3 Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:4 فَٱلْمُقَسِّمَـٰتِ أَمْرًا
51:4 Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен: - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:5 إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَصَادِقٌ
51:5 "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:6 وَإِنَّ ٱلدِّينَ لَوَٰقِعٌ
51:6 Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:7 وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلْحُبُكِ
51:7 Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:8 إِنَّكُمْ لَفِى قَوْلٍ مُّخْتَلِفٍ
51:8 Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:9 يُؤْفَكُ عَنْهُ مَنْ أُفِكَ
51:9 Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:10 قُتِلَ ٱلْخَرَّٰصُونَ
51:10 Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:11 ٱلَّذِينَ هُمْ فِى غَمْرَةٍ سَاهُونَ
51:11 Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:12 يَسْـَٔلُونَ أَيَّانَ يَوْمُ ٱلدِّينِ
51:12 Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:13 يَوْمَ هُمْ عَلَى ٱلنَّارِ يُفْتَنُونَ
51:13 Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:14 ذُوقُوا۟ فِتْنَتَكُمْ هَـٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تَسْتَعْجِلُونَ
51:14 Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:15 إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّـٰتٍ وَعُيُونٍ
51:15 Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:16 ءَاخِذِينَ مَآ ءَاتَىٰهُمْ رَبُّهُمْ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَبْلَ ذَٰلِكَ مُحْسِنِينَ
51:16 Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:17 كَانُوا۟ قَلِيلًا مِّنَ ٱلَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ
51:17 Төннәрдә алар аз йоклар булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:18 وَبِٱلْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ
51:18 Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:19 وَفِىٓ أَمْوَٰلِهِمْ حَقٌّ لِّلسَّآئِلِ وَٱلْمَحْرُومِ
51:19 Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:20 وَفِى ٱلْأَرْضِ ءَايَـٰتٌ لِّلْمُوقِنِينَ
51:20 Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:21 وَفِىٓ أَنفُسِكُمْ ۚ أَفَلَا تُبْصِرُونَ
51:21 Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:22 وَفِى ٱلسَّمَآءِ رِزْقُكُمْ وَمَا تُوعَدُونَ
51:22 Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:23 فَوَرَبِّ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ إِنَّهُۥ لَحَقٌّ مِّثْلَ مَآ أَنَّكُمْ تَنطِقُونَ
51:23 Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:24 هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ضَيْفِ إِبْرَٰهِيمَ ٱلْمُكْرَمِينَ
51:24 Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:25 إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَقَالُوا۟ سَلَـٰمًا ۖ قَالَ سَلَـٰمٌ قَوْمٌ مُّنكَرُونَ
51:25 Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:26 فَرَاغَ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ فَجَآءَ بِعِجْلٍ سَمِينٍ
51:26 Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:27 فَقَرَّبَهُۥٓ إِلَيْهِمْ قَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ
51:27 Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:28 فَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً ۖ قَالُوا۟ لَا تَخَفْ ۖ وَبَشَّرُوهُ بِغُلَـٰمٍ عَلِيمٍ
51:28 Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:29 فَأَقْبَلَتِ ٱمْرَأَتُهُۥ فِى صَرَّةٍ فَصَكَّتْ وَجْهَهَا وَقَالَتْ عَجُوزٌ عَقِيمٌ
51:29 Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:30 قَالُوا۟ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْحَكِيمُ ٱلْعَلِيمُ
51:30 Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:31 ۞ قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا ٱلْمُرْسَلُونَ
51:31 Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:32 قَالُوٓا۟ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمٍ مُّجْرِمِينَ
51:32 Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:33 لِنُرْسِلَ عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِّن طِينٍ
51:33 алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:34 مُّسَوَّمَةً عِندَ رَبِّكَ لِلْمُسْرِفِينَ
51:34 ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:35 فَأَخْرَجْنَا مَن كَانَ فِيهَا مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
51:35 Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:36 فَمَا وَجَدْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْتٍ مِّنَ ٱلْمُسْلِمِينَ
51:36 Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:37 وَتَرَكْنَا فِيهَآ ءَايَةً لِّلَّذِينَ يَخَافُونَ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَلِيمَ
51:37 Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:38 وَفِى مُوسَىٰٓ إِذْ أَرْسَلْنَـٰهُ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ بِسُلْطَـٰنٍ مُّبِينٍ
51:38 Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:39 فَتَوَلَّىٰ بِرُكْنِهِۦ وَقَالَ سَـٰحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ
51:39 Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:40 فَأَخَذْنَـٰهُ وَجُنُودَهُۥ فَنَبَذْنَـٰهُمْ فِى ٱلْيَمِّ وَهُوَ مُلِيمٌ
51:40 Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:41 وَفِى عَادٍ إِذْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ ٱلرِّيحَ ٱلْعَقِيمَ
51:41 Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:42 مَا تَذَرُ مِن شَىْءٍ أَتَتْ عَلَيْهِ إِلَّا جَعَلَتْهُ كَٱلرَّمِيمِ
51:42 Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:43 وَفِى ثَمُودَ إِذْ قِيلَ لَهُمْ تَمَتَّعُوا۟ حَتَّىٰ حِينٍ
51:43 Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:44 فَعَتَوْا۟ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِمْ فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّـٰعِقَةُ وَهُمْ يَنظُرُونَ
51:44 Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:45 فَمَا ٱسْتَطَـٰعُوا۟ مِن قِيَامٍ وَمَا كَانُوا۟ مُنتَصِرِينَ
51:45 Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:46 وَقَوْمَ نُوحٍ مِّن قَبْلُ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمًا فَـٰسِقِينَ
51:46 Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:47 وَٱلسَّمَآءَ بَنَيْنَـٰهَا بِأَيْي۟دٍ وَإِنَّا لَمُوسِعُونَ
51:47 Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:48 وَٱلْأَرْضَ فَرَشْنَـٰهَا فَنِعْمَ ٱلْمَـٰهِدُونَ
51:48 Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:49 وَمِن كُلِّ شَىْءٍ خَلَقْنَا زَوْجَيْنِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ
51:49 Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:50 فَفِرُّوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ ۖ إِنِّى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
51:50 Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:51 وَلَا تَجْعَلُوا۟ مَعَ ٱللَّهِ إِلَـٰهًا ءَاخَرَ ۖ إِنِّى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
51:51 Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:52 كَذَٰلِكَ مَآ أَتَى ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا قَالُوا۟ سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ
51:52 Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:53 أَتَوَاصَوْا۟ بِهِۦ ۚ بَلْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ
51:53 Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:54 فَتَوَلَّ عَنْهُمْ فَمَآ أَنتَ بِمَلُومٍ
51:54 Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:55 وَذَكِّرْ فَإِنَّ ٱلذِّكْرَىٰ تَنفَعُ ٱلْمُؤْمِنِينَ
51:55 Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:56 وَمَا خَلَقْتُ ٱلْجِنَّ وَٱلْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ
51:56 Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:57 مَآ أُرِيدُ مِنْهُم مِّن رِّزْقٍ وَمَآ أُرِيدُ أَن يُطْعِمُونِ
51:57 Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:58 إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلرَّزَّاقُ ذُو ٱلْقُوَّةِ ٱلْمَتِينُ
51:58 Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:59 فَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ذَنُوبًا مِّثْلَ ذَنُوبِ أَصْحَـٰبِهِمْ فَلَا يَسْتَعْجِلُونِ
51:59 Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

51:60 فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن يَوْمِهِمُ ٱلَّذِى يُوعَدُونَ
51:60 Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)