Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

69 Al-Ĥāqqah ٱلْحَاقَّة

< Previous   52 Āyah   The Reality      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

69:1 ٱلْحَآقَّةُ
69:1 Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:2 مَا ٱلْحَآقَّةُ
69:2 Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:3 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْحَآقَّةُ
69:3 Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:4 كَذَّبَتْ ثَمُودُ وَعَادٌۢ بِٱلْقَارِعَةِ
69:4 Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:5 فَأَمَّا ثَمُودُ فَأُهْلِكُوا۟ بِٱلطَّاغِيَةِ
69:5 Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:6 وَأَمَّا عَادٌ فَأُهْلِكُوا۟ بِرِيحٍ صَرْصَرٍ عَاتِيَةٍ
69:6 Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:7 سَخَّرَهَا عَلَيْهِمْ سَبْعَ لَيَالٍ وَثَمَـٰنِيَةَ أَيَّامٍ حُسُومًا فَتَرَى ٱلْقَوْمَ فِيهَا صَرْعَىٰ كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْلٍ خَاوِيَةٍ
69:7 Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:8 فَهَلْ تَرَىٰ لَهُم مِّنۢ بَاقِيَةٍ
69:8 Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:9 وَجَآءَ فِرْعَوْنُ وَمَن قَبْلَهُۥ وَٱلْمُؤْتَفِكَـٰتُ بِٱلْخَاطِئَةِ
69:9 Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:10 فَعَصَوْا۟ رَسُولَ رَبِّهِمْ فَأَخَذَهُمْ أَخْذَةً رَّابِيَةً
69:10 Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:11 إِنَّا لَمَّا طَغَا ٱلْمَآءُ حَمَلْنَـٰكُمْ فِى ٱلْجَارِيَةِ
69:11 Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:12 لِنَجْعَلَهَا لَكُمْ تَذْكِرَةً وَتَعِيَهَآ أُذُنٌ وَٰعِيَةٌ
69:12 Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:13 فَإِذَا نُفِخَ فِى ٱلصُّورِ نَفْخَةٌ وَٰحِدَةٌ
69:13 Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:14 وَحُمِلَتِ ٱلْأَرْضُ وَٱلْجِبَالُ فَدُكَّتَا دَكَّةً وَٰحِدَةً
69:14 җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр - - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:15 فَيَوْمَئِذٍ وَقَعَتِ ٱلْوَاقِعَةُ
69:15 шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:16 وَٱنشَقَّتِ ٱلسَّمَآءُ فَهِىَ يَوْمَئِذٍ وَاهِيَةٌ
69:16 Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:17 وَٱلْمَلَكُ عَلَىٰٓ أَرْجَآئِهَا ۚ وَيَحْمِلُ عَرْشَ رَبِّكَ فَوْقَهُمْ يَوْمَئِذٍ ثَمَـٰنِيَةٌ
69:17 Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:18 يَوْمَئِذٍ تُعْرَضُونَ لَا تَخْفَىٰ مِنكُمْ خَافِيَةٌ
69:18 Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:19 فَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَـٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ فَيَقُولُ هَآؤُمُ ٱقْرَءُوا۟ كِتَـٰبِيَهْ
69:19 Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:20 إِنِّى ظَنَنتُ أَنِّى مُلَـٰقٍ حِسَابِيَهْ
69:20 мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:21 فَهُوَ فِى عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ
69:21 Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:22 فِى جَنَّةٍ عَالِيَةٍ
69:22 Бөек дәрәҗәле җәннәттә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:23 قُطُوفُهَا دَانِيَةٌ
69:23 Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:24 كُلُوا۟ وَٱشْرَبُوا۟ هَنِيٓـًٔۢا بِمَآ أَسْلَفْتُمْ فِى ٱلْأَيَّامِ ٱلْخَالِيَةِ
69:24 Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:25 وَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَـٰبَهُۥ بِشِمَالِهِۦ فَيَقُولُ يَـٰلَيْتَنِى لَمْ أُوتَ كِتَـٰبِيَهْ
69:25 Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:26 وَلَمْ أَدْرِ مَا حِسَابِيَهْ
69:26 Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:27 يَـٰلَيْتَهَا كَانَتِ ٱلْقَاضِيَةَ
69:27 Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:28 مَآ أَغْنَىٰ عَنِّى مَالِيَهْ ۜ
69:28 Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:29 هَلَكَ عَنِّى سُلْطَـٰنِيَهْ
69:29 Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:30 خُذُوهُ فَغُلُّوهُ
69:30 Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:31 ثُمَّ ٱلْجَحِيمَ صَلُّوهُ
69:31 Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:32 ثُمَّ فِى سِلْسِلَةٍ ذَرْعُهَا سَبْعُونَ ذِرَاعًا فَٱسْلُكُوهُ
69:32 Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:33 إِنَّهُۥ كَانَ لَا يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ ٱلْعَظِيمِ
69:33 Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:34 وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلْمِسْكِينِ
69:34 Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:35 فَلَيْسَ لَهُ ٱلْيَوْمَ هَـٰهُنَا حَمِيمٌ
69:35 Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:36 وَلَا طَعَامٌ إِلَّا مِنْ غِسْلِينٍ
69:36 Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:37 لَّا يَأْكُلُهُۥٓ إِلَّا ٱلْخَـٰطِـُٔونَ
69:37 Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:38 فَلَآ أُقْسِمُ بِمَا تُبْصِرُونَ
69:38 Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:39 وَمَا لَا تُبْصِرُونَ
69:39 Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:40 إِنَّهُۥ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ
69:40 Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:41 وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَاعِرٍ ۚ قَلِيلًا مَّا تُؤْمِنُونَ
69:41 Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:42 وَلَا بِقَوْلِ كَاهِنٍ ۚ قَلِيلًا مَّا تَذَكَّرُونَ
69:42 Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:43 تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
69:43 Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:44 وَلَوْ تَقَوَّلَ عَلَيْنَا بَعْضَ ٱلْأَقَاوِيلِ
69:44 Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:45 لَأَخَذْنَا مِنْهُ بِٱلْيَمِينِ
69:45 Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:46 ثُمَّ لَقَطَعْنَا مِنْهُ ٱلْوَتِينَ
69:46 Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:47 فَمَا مِنكُم مِّنْ أَحَدٍ عَنْهُ حَـٰجِزِينَ
69:47 Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:48 وَإِنَّهُۥ لَتَذْكِرَةٌ لِّلْمُتَّقِينَ
69:48 Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:49 وَإِنَّا لَنَعْلَمُ أَنَّ مِنكُم مُّكَذِّبِينَ
69:49 Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:50 وَإِنَّهُۥ لَحَسْرَةٌ عَلَى ٱلْكَـٰفِرِينَ
69:50 Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:51 وَإِنَّهُۥ لَحَقُّ ٱلْيَقِينِ
69:51 Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

69:52 فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ
69:52 Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)