Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

74 Al-Muddaththir ٱلْمُدَّثِّر

< Previous   56 Āyah   The Cloaked One      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

74:1 يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْمُدَّثِّرُ
74:1 Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:2 قُمْ فَأَنذِرْ
74:2 Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:3 وَرَبَّكَ فَكَبِّرْ
74:3 Раббыңны зурлап тәкбир әйт. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:4 وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ
74:4 Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:5 وَٱلرُّجْزَ فَٱهْجُرْ
74:5 Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:6 وَلَا تَمْنُن تَسْتَكْثِرُ
74:6 Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:7 وَلِرَبِّكَ فَٱصْبِرْ
74:7 Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:8 فَإِذَا نُقِرَ فِى ٱلنَّاقُورِ
74:8 Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:9 فَذَٰلِكَ يَوْمَئِذٍ يَوْمٌ عَسِيرٌ
74:9 Менә шул көн каты көндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:10 عَلَى ٱلْكَـٰفِرِينَ غَيْرُ يَسِيرٍ
74:10 Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:11 ذَرْنِى وَمَنْ خَلَقْتُ وَحِيدًا
74:11 Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:12 وَجَعَلْتُ لَهُۥ مَالًا مَّمْدُودًا
74:12 Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:13 وَبَنِينَ شُهُودًا
74:13 Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:14 وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمْهِيدًا
74:14 Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:15 ثُمَّ يَطْمَعُ أَنْ أَزِيدَ
74:15 Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:16 كَلَّآ ۖ إِنَّهُۥ كَانَ لِـَٔايَـٰتِنَا عَنِيدًا
74:16 Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:17 سَأُرْهِقُهُۥ صَعُودًا
74:17 Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:18 إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ
74:18 Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:19 فَقُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
74:19 Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:20 ثُمَّ قُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
74:20 Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:21 ثُمَّ نَظَرَ
74:21 Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:22 ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ
74:22 Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:23 ثُمَّ أَدْبَرَ وَٱسْتَكْبَرَ
74:23 Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:24 فَقَالَ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ يُؤْثَرُ
74:24 Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:25 إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا قَوْلُ ٱلْبَشَرِ
74:25 Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:26 سَأُصْلِيهِ سَقَرَ
74:26 Тиздән аны сакар тәмугына салырмын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:27 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سَقَرُ
74:27 Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:28 لَا تُبْقِى وَلَا تَذَرُ
74:28 Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:29 لَوَّاحَةٌ لِّلْبَشَرِ
74:29 Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:30 عَلَيْهَا تِسْعَةَ عَشَرَ
74:30 Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:31 وَمَا جَعَلْنَآ أَصْحَـٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَـٰٓئِكَةً ۙ وَمَا جَعَلْنَا عِدَّتَهُمْ إِلَّا فِتْنَةً لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيَسْتَيْقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ وَيَزْدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِيمَـٰنًا ۙ وَلَا يَرْتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْمُؤْمِنُونَ ۙ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَٱلْكَـٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَـٰذَا مَثَلًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ ۚ وَمَا يَعْلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَ ۚ وَمَا هِىَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْبَشَرِ
74:31 Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:32 كَلَّا وَٱلْقَمَرِ
74:32 Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:33 وَٱلَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ
74:33 Вә көндездән соң килә торган төн белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:34 وَٱلصُّبْحِ إِذَآ أَسْفَرَ
74:34 Һәм саргаючы таң белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:35 إِنَّهَا لَإِحْدَى ٱلْكُبَرِ
74:35 Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:36 نَذِيرًا لِّلْبَشَرِ
74:36 Ул кешеләрне куркытучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:37 لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ
74:37 Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:38 كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَةٌ
74:38 Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:39 إِلَّآ أَصْحَـٰبَ ٱلْيَمِينِ
74:39 Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:40 فِى جَنَّـٰتٍ يَتَسَآءَلُونَ
74:40 Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:41 عَنِ ٱلْمُجْرِمِينَ
74:41 Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән: - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:42 مَا سَلَكَكُمْ فِى سَقَرَ
74:42 "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:43 قَالُوا۟ لَمْ نَكُ مِنَ ٱلْمُصَلِّينَ
74:43 Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:44 وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ ٱلْمِسْكِينَ
74:44 Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:45 وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلْخَآئِضِينَ
74:45 Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:46 وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ
74:46 Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:47 حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلْيَقِينُ
74:47 Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:48 فَمَا تَنفَعُهُمْ شَفَـٰعَةُ ٱلشَّـٰفِعِينَ
74:48 Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:49 فَمَا لَهُمْ عَنِ ٱلتَّذْكِرَةِ مُعْرِضِينَ
74:49 Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:50 كَأَنَّهُمْ حُمُرٌ مُّسْتَنفِرَةٌ
74:50 Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:51 فَرَّتْ مِن قَسْوَرَةٍۭ
74:51 Ул ишәк арысланнан өркеп качар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:52 بَلْ يُرِيدُ كُلُّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُؤْتَىٰ صُحُفًا مُّنَشَّرَةً
74:52 Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:53 كَلَّا ۖ بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلْـَٔاخِرَةَ
74:53 Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:54 كَلَّآ إِنَّهُۥ تَذْكِرَةٌ
74:54 Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:55 فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
74:55 Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

74:56 وَمَا يَذْكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ ۚ هُوَ أَهْلُ ٱلتَّقْوَىٰ وَأَهْلُ ٱلْمَغْفِرَةِ
74:56 Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)