Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
90:1
لَآ أُقْسِمُ بِهَـٰذَا ٱلْبَلَدِ
90:1
Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:2
وَأَنتَ حِلٌّۢ بِهَـٰذَا ٱلْبَلَدِ
90:2
Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:3
وَوَالِدٍ وَمَا وَلَدَ
90:3
Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:4
لَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ فِى كَبَدٍ
90:4
Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:5
أَيَحْسَبُ أَن لَّن يَقْدِرَ عَلَيْهِ أَحَدٌ
90:5
Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:6
يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالًا لُّبَدًا
90:6
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:7
أَيَحْسَبُ أَن لَّمْ يَرَهُۥٓ أَحَدٌ
90:7
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:8
أَلَمْ نَجْعَل لَّهُۥ عَيْنَيْنِ
90:8
Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:9
وَلِسَانًا وَشَفَتَيْنِ
90:9
Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:10
وَهَدَيْنَـٰهُ ٱلنَّجْدَيْنِ
90:10
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:11
فَلَا ٱقْتَحَمَ ٱلْعَقَبَةَ
90:11
Ул бөек таулардан үтмәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:12
وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْعَقَبَةُ
90:12
Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:13
فَكُّ رَقَبَةٍ
90:13
Ул юл – кол азат итмәктер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:14
أَوْ إِطْعَـٰمٌ فِى يَوْمٍ ذِى مَسْغَبَةٍ
90:14
Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:15
يَتِيمًا ذَا مَقْرَبَةٍ
90:15
якын кардәш булган ятимгә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:16
أَوْ مِسْكِينًا ذَا مَتْرَبَةٍ
90:16
Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:17
ثُمَّ كَانَ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَتَوَاصَوْا۟ بِٱلصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا۟ بِٱلْمَرْحَمَةِ
90:17
Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:18
أُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ
90:18
Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:19
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَا هُمْ أَصْحَـٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ
90:19
Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
90:20
عَلَيْهِمْ نَارٌ مُّؤْصَدَةٌۢ
90:20
Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)