Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

55 Ar-Raĥmān ٱلرَّحْمَٰن

< Previous   78 Āyah   The Beneficent      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

55:1 ٱلرَّحْمَـٰنُ
55:1 Рәхимле Аллаһ. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:2 عَلَّمَ ٱلْقُرْءَانَ
55:2 Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:3 خَلَقَ ٱلْإِنسَـٰنَ
55:3 Кешене халык кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:4 عَلَّمَهُ ٱلْبَيَانَ
55:4 Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:5 ٱلشَّمْسُ وَٱلْقَمَرُ بِحُسْبَانٍ
55:5 Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:6 وَٱلنَّجْمُ وَٱلشَّجَرُ يَسْجُدَانِ
55:6 Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:7 وَٱلسَّمَآءَ رَفَعَهَا وَوَضَعَ ٱلْمِيزَانَ
55:7 Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:8 أَلَّا تَطْغَوْا۟ فِى ٱلْمِيزَانِ
55:8 Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:9 وَأَقِيمُوا۟ ٱلْوَزْنَ بِٱلْقِسْطِ وَلَا تُخْسِرُوا۟ ٱلْمِيزَانَ
55:9 Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:10 وَٱلْأَرْضَ وَضَعَهَا لِلْأَنَامِ
55:10 Җирне халыклар өчен төзеп куйды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:11 فِيهَا فَـٰكِهَةٌ وَٱلنَّخْلُ ذَاتُ ٱلْأَكْمَامِ
55:11 Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:12 وَٱلْحَبُّ ذُو ٱلْعَصْفِ وَٱلرَّيْحَانُ
55:12 Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:13 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:13 Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:14 خَلَقَ ٱلْإِنسَـٰنَ مِن صَلْصَـٰلٍ كَٱلْفَخَّارِ
55:14 Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:15 وَخَلَقَ ٱلْجَآنَّ مِن مَّارِجٍ مِّن نَّارٍ
55:15 Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:16 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:16 Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:17 رَبُّ ٱلْمَشْرِقَيْنِ وَرَبُّ ٱلْمَغْرِبَيْنِ
55:17 Ул – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:18 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:18 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:19 مَرَجَ ٱلْبَحْرَيْنِ يَلْتَقِيَانِ
55:19 Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:20 بَيْنَهُمَا بَرْزَخٌ لَّا يَبْغِيَانِ
55:20 Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:21 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:21 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:22 يَخْرُجُ مِنْهُمَا ٱللُّؤْلُؤُ وَٱلْمَرْجَانُ
55:22 Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:23 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:23 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:24 وَلَهُ ٱلْجَوَارِ ٱلْمُنشَـَٔاتُ فِى ٱلْبَحْرِ كَٱلْأَعْلَـٰمِ
55:24 Кешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:25 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:25 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:26 كُلُّ مَنْ عَلَيْهَا فَانٍ
55:26 Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:27 وَيَبْقَىٰ وَجْهُ رَبِّكَ ذُو ٱلْجَلَـٰلِ وَٱلْإِكْرَامِ
55:27 Фәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:28 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:28 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:29 يَسْـَٔلُهُۥ مَن فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ كُلَّ يَوْمٍ هُوَ فِى شَأْنٍ
55:29 Җирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул – Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:30 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:30 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:31 سَنَفْرُغُ لَكُمْ أَيُّهَ ٱلثَّقَلَانِ
55:31 Ий кеше һәм җен, тиздән хисаб ала башлаячакбыз сездән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:32 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:32 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:33 يَـٰمَعْشَرَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ إِنِ ٱسْتَطَعْتُمْ أَن تَنفُذُوا۟ مِنْ أَقْطَارِ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ فَٱنفُذُوا۟ ۚ لَا تَنفُذُونَ إِلَّا بِسُلْطَـٰنٍ
55:33 Ий кеше вә җен таифәсез! Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китәргә, ягъни космос бушлыгына чыгарга, үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән үтәрсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:34 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:34 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:35 يُرْسَلُ عَلَيْكُمَا شُوَاظٌ مِّن نَّارٍ وَنُحَاسٌ فَلَا تَنتَصِرَانِ
55:35 Ий ышанмаучы кешеләр вә җеннәр сезгә җибәрелер уттан булган ялкын вә эрегән бакыр, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен ярдәмләшә алмассыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:36 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:36 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:37 فَإِذَا ٱنشَقَّتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتْ وَرْدَةً كَٱلدِّهَانِ
55:37 Әгәр күк ярылса, төрле төстәге чәчәк булып күренер, зәйтүн мае кеби ялтырап. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:38 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:38 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:39 فَيَوْمَئِذٍ لَّا يُسْـَٔلُ عَن ذَنۢبِهِۦٓ إِنسٌ وَلَا جَآنٌّ
55:39 Хисаб көнендә кеше дә, җен дә гөнаһыннан соралмас, чөнки гамәл дәфтәренә язылган, булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:40 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:40 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:41 يُعْرَفُ ٱلْمُجْرِمُونَ بِسِيمَـٰهُمْ فَيُؤْخَذُ بِٱلنَّوَٰصِى وَٱلْأَقْدَامِ
55:41 Ул көндә күп гөнаһлы явыз кешеләр танылырлар үзләренең явызлык галәмәтләре белән, тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:42 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:42 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:43 هَـٰذِهِۦ جَهَنَّمُ ٱلَّتِى يُكَذِّبُ بِهَا ٱلْمُجْرِمُونَ
55:43 Бу җәһәннәм күп гөнаһлы азган кешеләр ялганга тоткан җәһәннәмдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:44 يَطُوفُونَ بَيْنَهَا وَبَيْنَ حَمِيمٍ ءَانٍ
55:44 Алар җәһәннәм белән кайнап торган су арасында әйләнеп йөрерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:45 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:45 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:46 وَلِمَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ جَنَّتَانِ
55:46 Раббысы алдына басып хөкем ителүдән курыккан мөэмингә оҗмахта ике бакча булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:47 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:47 Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек, ялганлый алырсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:48 ذَوَاتَآ أَفْنَانٍ
55:48 Ул ике бакча күп төрле агач вә җимешләр ияләредер - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:49 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:49 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлый аласыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:50 فِيهِمَا عَيْنَانِ تَجْرِيَانِ
55:50 Ул бакчаларда эчәргә татлы ике чишмә бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:51 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:51 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:52 فِيهِمَا مِن كُلِّ فَـٰكِهَةٍ زَوْجَانِ
55:52 Вә ул бакчаларда һәр җимештән ике төрлесе кипкәне вә пешеп өлгергәне бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:53 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:53 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:54 مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ فُرُشٍۭ بَطَآئِنُهَا مِنْ إِسْتَبْرَقٍ ۚ وَجَنَى ٱلْجَنَّتَيْنِ دَانٍ
55:54 Ул җәннәттәге кешеләр ефәктән булган түшәкләргә таянучылардыр, вә ул җәннәтнең җимешләре утырган кешегә дә, торган кешегә дә бик якындыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:55 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:55 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:56 فِيهِنَّ قَـٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ لَمْ يَطْمِثْهُنَّ إِنسٌ قَبْلَهُمْ وَلَا جَآنٌّ
55:56 Вә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми, торган хур кызлары бардыр, аларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:57 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:57 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:58 كَأَنَّهُنَّ ٱلْيَاقُوتُ وَٱلْمَرْجَانُ
55:58 Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:59 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:59 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:60 هَلْ جَزَآءُ ٱلْإِحْسَـٰنِ إِلَّا ٱلْإِحْسَـٰنُ
55:60 Чын яхшылыкның җәзасы фәкать җәннәттер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:61 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:61 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:62 وَمِن دُونِهِمَا جَنَّتَانِ
55:62 Изге мөэминнәргә оҗмахта бу ике бакчадан башка дәхи ике бакча бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:63 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:63 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:64 مُدْهَآمَّتَانِ
55:64 Бу ике бакча карачыл яшелдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:65 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:65 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:66 فِيهِمَا عَيْنَانِ نَضَّاخَتَانِ
55:66 Ул ике җәннәттә ургып агучы ике чишмә бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:67 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:67 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:68 فِيهِمَا فَـٰكِهَةٌ وَنَخْلٌ وَرُمَّانٌ
55:68 Ул ике бакчада төрле җимешләр хөрмә вә анар агачлары бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:69 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:69 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:70 فِيهِنَّ خَيْرَٰتٌ حِسَانٌ
55:70 Ул бакчаларда күркәм холыклы бик гүзәл хур кызлары бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:71 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:71 Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы, түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:72 حُورٌ مَّقْصُورَٰتٌ فِى ٱلْخِيَامِ
55:72 Чадырларга кертелгән кара күзле хур кызлары бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:73 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:73 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:74 لَمْ يَطْمِثْهُنَّ إِنسٌ قَبْلَهُمْ وَلَا جَآنٌّ
55:74 Ул кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:75 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:75 Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:76 مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ رَفْرَفٍ خُضْرٍ وَعَبْقَرِىٍّ حِسَانٍ
55:76 Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:77 فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ
55:77 Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

55:78 تَبَـٰرَكَ ٱسْمُ رَبِّكَ ذِى ٱلْجَلَـٰلِ وَٱلْإِكْرَامِ
55:78 Раббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)