Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
80:1
عَبَسَ وَتَوَلَّىٰٓ
80:1
Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:2
أَن جَآءَهُ ٱلْأَعْمَىٰ
80:2
Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:3
وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّهُۥ يَزَّكَّىٰٓ
80:3
Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:4
أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ ٱلذِّكْرَىٰٓ
80:4
Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:5
أَمَّا مَنِ ٱسْتَغْنَىٰ
80:5
Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:6
فَأَنتَ لَهُۥ تَصَدَّىٰ
80:6
син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:7
وَمَا عَلَيْكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ
80:7
Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:8
وَأَمَّا مَن جَآءَكَ يَسْعَىٰ
80:8
Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:9
وَهُوَ يَخْشَىٰ
80:9
Раббысыннан курыккан хәлдә, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:10
فَأَنتَ عَنْهُ تَلَهَّىٰ
80:10
син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:11
كَلَّآ إِنَّهَا تَذْكِرَةٌ
80:11
Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:12
فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
80:12
Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:13
فِى صُحُفٍ مُّكَرَّمَةٍ
80:13
Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:14
مَّرْفُوعَةٍ مُّطَهَّرَةٍۭ
80:14
Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:15
بِأَيْدِى سَفَرَةٍ
80:15
Язучы фәрештәләр кулындадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:16
كِرَامٍۭ بَرَرَةٍ
80:16
Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:17
قُتِلَ ٱلْإِنسَـٰنُ مَآ أَكْفَرَهُۥ
80:17
Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:18
مِنْ أَىِّ شَىْءٍ خَلَقَهُۥ
80:18
Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:19
مِن نُّطْفَةٍ خَلَقَهُۥ فَقَدَّرَهُۥ
80:19
Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:20
ثُمَّ ٱلسَّبِيلَ يَسَّرَهُۥ
80:20
Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:21
ثُمَّ أَمَاتَهُۥ فَأَقْبَرَهُۥ
80:21
Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:22
ثُمَّ إِذَا شَآءَ أَنشَرَهُۥ
80:22
Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:23
كَلَّا لَمَّا يَقْضِ مَآ أَمَرَهُۥ
80:23
Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:24
فَلْيَنظُرِ ٱلْإِنسَـٰنُ إِلَىٰ طَعَامِهِۦٓ
80:24
Кеше карасын ашаган ризыгына. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:25
أَنَّا صَبَبْنَا ٱلْمَآءَ صَبًّا
80:25
Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:26
ثُمَّ شَقَقْنَا ٱلْأَرْضَ شَقًّا
80:26
Соңра җирне чын яру илә ярдык та, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:27
فَأَنۢبَتْنَا فِيهَا حَبًّا
80:27
ул җирдә иген бөртекләрен үстердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:28
وَعِنَبًا وَقَضْبًا
80:28
Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:29
وَزَيْتُونًا وَنَخْلًا
80:29
дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:30
وَحَدَآئِقَ غُلْبًا
80:30
Дәхи күп агачлы бакчаларны, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:31
وَفَـٰكِهَةً وَأَبًّا
80:31
дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:32
مَّتَـٰعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَـٰمِكُمْ
80:32
Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:33
فَإِذَا جَآءَتِ ٱلصَّآخَّةُ
80:33
Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:34
يَوْمَ يَفِرُّ ٱلْمَرْءُ مِنْ أَخِيهِ
80:34
Ул көндә кеше качар карендәшләреннән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:35
وَأُمِّهِۦ وَأَبِيهِ
80:35
Һәм анасыннан вә атасыннан. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:36
وَصَـٰحِبَتِهِۦ وَبَنِيهِ
80:36
Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:37
لِكُلِّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ يَوْمَئِذٍ شَأْنٌ يُغْنِيهِ
80:37
Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:38
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ مُّسْفِرَةٌ
80:38
Ул көндә кайбер йөзләр якты, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:39
ضَاحِكَةٌ مُّسْتَبْشِرَةٌ
80:39
көлүче, шатланучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:40
وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ عَلَيْهَا غَبَرَةٌ
80:40
Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:41
تَرْهَقُهَا قَتَرَةٌ
80:41
Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
80:42
أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْكَفَرَةُ ٱلْفَجَرَةُ
80:42
Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)