Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
89:1
وَٱلْفَجْرِ
89:1
Таң белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:2
وَلَيَالٍ عَشْرٍ
89:2
Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:3
وَٱلشَّفْعِ وَٱلْوَتْرِ
89:3
Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:4
وَٱلَّيْلِ إِذَا يَسْرِ
89:4
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:5
هَلْ فِى ذَٰلِكَ قَسَمٌ لِّذِى حِجْرٍ
89:5
Бу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:6
أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِعَادٍ
89:6
Әйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:7
إِرَمَ ذَاتِ ٱلْعِمَادِ
89:7
Гад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:8
ٱلَّتِى لَمْ يُخْلَقْ مِثْلُهَا فِى ٱلْبِلَـٰدِ
89:8
Алар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:9
وَثَمُودَ ٱلَّذِينَ جَابُوا۟ ٱلصَّخْرَ بِٱلْوَادِ
89:9
Вә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:10
وَفِرْعَوْنَ ذِى ٱلْأَوْتَادِ
89:10
Вә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:11
ٱلَّذِينَ طَغَوْا۟ فِى ٱلْبِلَـٰدِ
89:11
Ул Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:12
فَأَكْثَرُوا۟ فِيهَا ٱلْفَسَادَ
89:12
Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:13
فَصَبَّ عَلَيْهِمْ رَبُّكَ سَوْطَ عَذَابٍ
89:13
Раббың аларга койды ґәзаб камчысын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:14
إِنَّ رَبَّكَ لَبِٱلْمِرْصَادِ
89:14
Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:15
فَأَمَّا ٱلْإِنسَـٰنُ إِذَا مَا ٱبْتَلَىٰهُ رَبُّهُۥ فَأَكْرَمَهُۥ وَنَعَّمَهُۥ فَيَقُولُ رَبِّىٓ أَكْرَمَنِ
89:15
Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:16
وَأَمَّآ إِذَا مَا ٱبْتَلَىٰهُ فَقَدَرَ عَلَيْهِ رِزْقَهُۥ فَيَقُولُ رَبِّىٓ أَهَـٰنَنِ
89:16
Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:17
كَلَّا ۖ بَل لَّا تُكْرِمُونَ ٱلْيَتِيمَ
89:17
Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:18
وَلَا تَحَـٰٓضُّونَ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلْمِسْكِينِ
89:18
Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:19
وَتَأْكُلُونَ ٱلتُّرَاثَ أَكْلًا لَّمًّا
89:19
Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:20
وَتُحِبُّونَ ٱلْمَالَ حُبًّا جَمًّا
89:20
Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:21
كَلَّآ إِذَا دُكَّتِ ٱلْأَرْضُ دَكًّا دَكًّا
89:21
Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:22
وَجَآءَ رَبُّكَ وَٱلْمَلَكُ صَفًّا صَفًّا
89:22
Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:23
وَجِا۟ىٓءَ يَوْمَئِذٍۭ بِجَهَنَّمَ ۚ يَوْمَئِذٍ يَتَذَكَّرُ ٱلْإِنسَـٰنُ وَأَنَّىٰ لَهُ ٱلذِّكْرَىٰ
89:23
Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:24
يَقُولُ يَـٰلَيْتَنِى قَدَّمْتُ لِحَيَاتِى
89:24
Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:25
فَيَوْمَئِذٍ لَّا يُعَذِّبُ عَذَابَهُۥٓ أَحَدٌ
89:25
Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:26
وَلَا يُوثِقُ وَثَاقَهُۥٓ أَحَدٌ
89:26
Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:27
يَـٰٓأَيَّتُهَا ٱلنَّفْسُ ٱلْمُطْمَئِنَّةُ
89:27
Тик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы изге нәфес яхшы мөселманның рухына: - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:28
ٱرْجِعِىٓ إِلَىٰ رَبِّكِ رَاضِيَةً مَّرْضِيَّةً
89:28
"Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:29
فَٱدْخُلِى فِى عِبَـٰدِى
89:29
Минем изге бәндәләрем арасына кергел. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
89:30
وَٱدْخُلِى جَنَّتِى
89:30
Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер - Yakub Ibn Nugman (Tatar)